Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Хәрби – патриотик тәрбия бирү айлыгы
Опубликовано: 01.03.2013Мәктәптә хәрби – патриотик тәрбия айлыгы бик җанлы рәвештә узды. ОБЖ укытучысы Махмутов И.М. гомуми линейкада айлыкның планы белән таныштыруга эш башланып китте. Беренчедән, сыйныф җитәкчеләре балаларны төрле конкурсларда, ярышларда актив катнашуын планлаштырдылар. Беркем дә айлыкта үткәрелә торган чаралардан читтә калырга тиеш түгел. Сыйныфларда “Хәзерге солдатлар”, “Ватанны саклаучылар һөнәре”, “Патриотлар үстерәбез”, “Бөек полководецлар” исемле сыйныф сәгатьләре үтте. Фән укытучылары айлыкта игълан ителгән темаларга инша, рәсем, шигырьләр иҗат итүчеләр белән эшләде. Бәйрәмгә багышланган газета һәм ярышларның нәтиҗәләрен күзәтү өчен “экран” эшләнелде. Төрле хәрби һәм спорт ярышлары узды. Мини – футбол, хоккей, баскетбол, аркан тартыш һ.б. 19 февральдә строй – җыр ярышында катнаштык. Минтагиров Альберт “Иң яхшы командир” исеменә лаек булды. Айлык ахырында 7-11 сыйныф егетләре арасында “Ягез, әле егетләр” ярышы булды . “Торпеда” – 1 урын, “Морская пехота” һәм “Легион” – 2 урын, “Долг” – 3 урын алды. Егетләрнең җиңүләрен теләп торучы кызлар, укытучылар, әтиләр түбәндәге фикергә килделәр: “Безнең мәктәп егетләре яхшы алмаш булып үсәләр!”
К списку новостей
















