Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Укучыларда ришвәтчелеккә каршы культура тәрбияләү
Опубликовано: 10.12.2012
Мәктәптә “Укучыларда ришвәтчелеккә каршы культура тәрбияләү”
темасы астында кеше хокуклары һәм ирекләре системасы, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер формасы буларак ришвәтчелек турында күзаллау булдыруга көнлек үткәрелде. Югары класс укучылары “Ришвәтчелек төрләре”, “Ришвәтчелек чагылышының рәвешләре”,“Ришвәтчелеккә каршы көрәш” , “Ришвәтчелек” темаларына яңалыклар сәгате үткәрделәр.
5-11 сыйныф укучылары арасында “Ришвәтчелеккә каршы көрәш” темасына иншалар конкурсы үткәрелде. Эчтәлекле иншалар мәктәпкүләм линейкада укылды.
8,9,11 сыйныф укучылары арасында “Хокук һәм ришвәтчелек» темасына эшлекле уен үткәрдек. Укучыларны 3 төркемгә бүлдек. 1 төркем- “Дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашуга һәм дәүләт хезмәтеннән бертигез файдалануга хокук, массакүләм мәгълүмат чаралары иреге, сайлау хокукы һәм ришвәтчелек», 2 нче төркем – “Ришвәтчелек шартларында кешенең иҗтимагый-икътисадый хокуклары”, 3 нче төркем- “Һәркемнең закон һәм суд каршында тигезлеге, хәбәрдарлыгы, кагылсызлыгы, судьяларның бәйсезлеге принциплары һәм ришвәтчелек». Укучылар биремнәрне тикшерделәр, дәлилләр таптылар, аңлаттылар.Һәр төркем теге яисә бу хокукны саклауга ришвәтчелекнең тәэсире турында фикер алыштылар.Һәр төркем үз тәкъдимен җиткерде. Бу эшлекле уен ришвәтчелеккә каршы көрәштә кеше хокукларының үзара бәйләнешен һәм бәйлелеген тану өчен тәрбияви мохит булдырды.
К списку новостей
















