Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы
Опубликовано: 27.11.2012
Мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы бара. 27 нче ноябрь көнне классларда “Легендалар ни сөйли?” дигән тема астында һәрбер класста билгеле бер укучылар чыгыш ясадылар. Болгар дәүләте, Рәҗәп бабай, Биләр ханы хәзинәсе, Иске Кама турында легендалар укылды.
28 нче ноябрьдә 5-6 сыйныфлар арасында “Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары” исеме астында бәйге узды. Бәйгенең максаты: дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм авылыңа мәхәббәт тәрбияләү иде. “Россия” командасы Россия Федерациясе, “Татарстан” командасы Татарстан Республикасы гимннары музыкасын яңгыратып бәйге узасы бүлмәгә үттеләр. Укучылар командаларын яклап шигырь сөйләделәр. Туган якка багышлап ребуслар чиштеләр, мәкальләр әйттеләр.Пазлллардан Россия һәм Татарстанның флагын һәм гербын җыйдылар. Шулай ук командирлар арасында ярыш булып узды. 5 сыйныфтан Илфат Исламов, Расих Гыйниятуллин, Гүзәлия Зиятдинова, 6 сыйныфтан Алия Ахметшена, Инсаф Әхмәтвәлиев, Илфат Миндубаевлар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Ярыш бик көчле булды. Жюри нәтиҗә ясаганнан соң “Татарстан” командасы 43 балл, ә “Россия”командасы 45 балл җыеп җиңүче булды.
К списку новостей
















