• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • МБОУ "Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36
Телефон: +7(843)-473-32-78
E-Mail: Sisr.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Иске Рязяпская СОШ"
Руководитель: Файзиев Ильнур Гаммарович
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 22 обучающихся
У нас учат: 17 педагогов

Новости Иске-Рязяпской СОШ

Тукай дәресе

Опубликовано: 20.04.2016

Быел, 2016 елда, татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы – Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан республикакүләм һәм Бөтенроссия күләмендәге төрле чаралар уздырыла. 20 нче апрель көнне Иске Рәҗәп урта мәктәбендә “Тукай дәресе” үткәрелде.

Әлеге чараның үткәрү максаты булып мәктәп укучыларын Г.Тукайның тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты белән таныштыру, әлеге олуг шагыйрьнең татар халкы тормышында, татар әдәбияты тарихында тоткан урынын күрсәтү, шулар аша укучыларда татар халкының тарихына, мәдәниятына, әдәбиятына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү, югары әхлаклы, тирән белемле һәр яктан камил шәхес формалаштыру.

Әлеге дәрестә укучылар “Әдәби хәзинә” тапшыруын карадылар. Тапшыруның алып баручысы Рания Юнысова белән  Г.Тукайның туган ягы Арча районының Кушлавыч, Кырлай авылларына, андагы әдәби музейларга виртуаль сәяхәт ясадылар. Г.Тукайның балачагы, тормыш юлы, иҗаты турында сүз алып бардылар, шигырьләреннән, хикәяләреннән өзекләр укыдылар, викторина сорауларына җавап эзләделәр. Дәрес бик файдалы, зәвыклы , мавыктыргыч үтте, укучылар үзләренә зур рухи байлык алдылар.



К списку новостей