Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Мул уңыш җыелды. 29.09.2015

Көз җиткәч мәктәп яны участогыннан укучылар белән җәй буе үстерелгән уңышны җыеп алабыз. Быел аеруча бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, кыяр, помидор, кәбестә уңышы мулдан булды. Бу яшелчәләрдән салатлар ясадык, кәбестә, кыярларны тозлап куйдык. Мәктәбебезнең пешекчеләре бакчада үстерелгән яшелчәләрдән безгә ел буе җитәрлек сыйфатлы, витаминлы ризыкларәзерлиләр. Үзебездән артып калганын ярминкәләрдә сатабыз.
-
“Милләтләр кроссы - 2015” 28.09.2015

27 нче сентябрьда район үзәгендә “Милләтләр кроссы - 2015” үткәрелде. Безнең команда бу ярышларда сынатмады. 1-2 сыйныфлар арасында Сәмигуллина Әлфия призлы 3 нче урынны яулады. 7-9 сыйныфлар арасында, кызлар стартында, Әхмәтшина Алиягә тиңнәр булмады, ул пьедестальнең иң югары баскычына күтәрелде. Шушы ук төркемдә, 7-9 сыйныфлар арасында җиңүчедән әз генә калышып Әхмәтвәлиев Инсаф 2 нче призлы урынны яулады. Әфәриннәр!
Аларга исәнлек-саулык, укуларында уңышлар, спортта яңа үрләр яулауларын телибез.
Мәктәп физкультура коллективы советы.
-
25-летие детской общественной организации «Союз наследников Татарстана» 25.09.2015

В нашей школе торжественно отметили 25-летие детской общественной организации «Союз наследников Татарстана» Пригласили ветеранов детского движения: Гизатуллина З.Г, Рашитову Р.М, Миндубаеву Р.М. Они рассказали ребятам о жизни и законах детской организации, как раньше принимали в октябрята, в пионеры. Вспоминали о своей юности. Учащихся 2,3 классов приняли в следопыты.Они произнесли торжественное обещание, затем учащиеся 7 класса- наследники нашей школы, повязали галстуки. Вожатые провели интересные конкурсы. Директор школы Булатова Аниса Нуретдиновна поздравила следопытов с праздником и вручила им сертификаты
-
Экскурсия 10.09.2015

Традиция буенча мәктәбебезнең укучылары, укытучылар коллективы белән “Сабан туе “ уза торган урынга экскурсиягә бардык. Укучылар табигатьтә бәрәңге, аш, шашлык пешерделәр, төрле уеннар уйнадылар. Табигатьнең матурлыгына, агачларның төрле-төрле төскә керүенә сокландылар. Матур да соң көзге табигать!
-
Уроки безопасности ПДД 08.09.2015

В нашей школе прошли Уроки безопасности Правил дорожного движения на тему: «Светоотражающие элементы. Их применение и назначения как метод безопасности пешехода в темное время суток». В каждом классе проведены разъяснительные беседы по правилам безопасного поведения на дорогах. Будьте осторожны!
-
Белем бәйрәме
01.09.2015
Бүген белем бәйрәме
Кулда чәчәк бәйләме
Теләп безгә бишлеләр
Озата әти-әниләр
Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр Сезне бәйрәм белән тәбриклибез! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән тантана бик матур булып узды. Мәктәбебез түрендә унберенче һәм беренче сыйныф укучылары. Аларга зур уңышлар телибез!
-
«Мин сәләтле!” 01.09.2015

Мәктәбебездә үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар эшли. Мондый укытучыларның укучылары да бик тырыш һәм сәләтлеләр. Беренче сыйныф җитәкчесе Мухамедзянова Фәния Дамир кызы балаларны уеннар дөньясына алып керде. Монда һәр бала үз сәләтен күрсәтте. Миндубаева Резидә Минрәхим кызы музыкаль ассорти тәкъдим итте. Минхатыпова Сария Ильдус кызы төрле башваткычлар аша балаларның зирәклекләрен үстерде.Бишенче сыйныф укучыларын Сәмигуллина Чулпан Фирдәвес кызы, антик дөнья вакытындагы сәләтлелек төшенчәсе мәгънәсен аңлатудан башлады. Төрле танылган шәһесләр фикере, легендалар белән таныштылар. Нәтиҗәдә, балалар “Сәләтеңне җиргә күммә”, - дигән фикергә килделәр. Алтынчы сыйныф укучыларын Зиганшина Гөлфия Галимҗан кызы, Гәрәева Чулпан Ильяс кызы белән очрашуга чакырды. Чулпан Ильяс кызы бик сәләтле җырчы. Хамидуллина Равилә Мингәрәй кызы математика фәне укытучысы. Ул үзенең җиденче сыйныф укучыларын бөек математиклар белән таныштырды. Оригамми ысулы белән матур гына поделка ясатып һәр балада да үзенә генә хас булган сәләте барлыгын исбатлады. Гарафетдинова Флюра Миннасых кызы укучыларын мәктәп музена, Гизатуллин Зиннәтулла Гизатулла улы белән очрашуга чакырды. Унберенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары белән очрашуда Гәлимов Рамил Рәшит улы булды. Рамил Рәшит улы күпкырлы шәхес. “Сәләтне үстерү һәр кешенең үз кулында. Тырышлык кына кешене уңышлар яуларга ярдәм итәчәк.”, - ди ул.сәләтле
-
" Жизнь без наркотиков" 26.06.2015

26 июня 2015 года, в рамках закрытия акции " Жизнь без наркотиков" в школе провели флеш - моб " Будь здоровым ! Танцуй!" Большое оживление царила весь день. Звучала музыка. Все с интересом ждали момент флеш-моба. Перед мероприятием мы провели беседу о здоровом образе жизни. В мероприятие приняли участие учителя и учащиеся школы.
-
12 июня День России 12.06.2015

12 июня - День России - в летнем лагере «Патриот» при Иске Рязяпской СОШ открылся торжественной линейкой под девизом «Русь, Россия – Родина моя». Дети прослушали гимн России, который прозвучал торжественно и величаво. Учитель истории Замалиева М.Я. рассказала историю создания гимна. В отрядах прошли тематические мероприятия, посвященные этой дате. Организовали площадки «Музыкальная» (исполняли песни о Родине), «Спортивная» (веселые старты), «Мастера» (изготовили поделки), «Изобразительная» (рисунки на асфальте).Работа площадок была организована так, чтобы дети могли поучаствовать на каждой площадке Среди отрядов прошел конкурс плакатов созвучный девизу «Русь, Россия – Родина моя».
-
Экология көне. 08.06.2015

Лагерь планы буенча 8 июнь экология көне. Иртәнге ашны ашап чыккач биология укытучысы Гөлфия Галимҗановна балаларга “Иван-чай файдалы үсемлек” турында сөйләде. Ә актлар залында “Табигать язмышы – безнең язмыш” чара үткәрелде. Һәр отряд тәрбиячеләр Хамидуллина Р.М. Минхатыпова С.И. җитәкчелеге астында кызыклы чыгыш ясады. Чарада “Яшьлек ” ял һәм хезмәт лагеры балалары катнашты.“Экологик ассорти” уенында ике команда уйнадылар,”Земля” командасы 2 урын, ә “Ручеек” командасы 1 урын алдылар.Балалар өчен табигатькә экскурсия бик кызык һәм файдалы булды. Саф һавада экологик уеннар уйнау мавыктыргыч булды.
Табигать ул – тиңсез хәзинә,
Шаулы урман, челтер чишмә дә.
Яшел болында ул, зәңгәр күк тә,
Сакла аны, аңа син тимә
















