МАОУ "Лицей №121 имени Героя Советского Союза С. А. Ахтямова" Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, г. Казань, ул. Камалеева, д. 22 |
| Телефон: | +7(843)-562-03-50, +7(843)-562-03-66, доп. образование +7(843)-562-03-70 |
| E-Mail: | G121.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Лицей № 121" (ЦО №178) |
| Руководитель: | Афонская Валентина Александровна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 1660 обучающихся (в том числе 3 иностранных гражданина). Язык обучения - русский. |
| У нас учат: | 85 педагогов |
Новости МАОУ "Лицей №121"
День родного языка
Опубликовано: 25.02.2020
Международный день родного языка / Халыкара туган тел көне
21нче февральдә Халыкара туган тел көне уңаеннан 178 нче мәгариф үзәгенең Габдулла Кариев музеенда “Туган телем – иркә гөлем!”исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмне Галимуллина Камилә курайда “Туган тел җыры” белән башлап җибәрде. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләде, скрипкада халык җырлары башкарылды . Бәйрәмдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты, мәгариф үзәген тәмамлаган Тарасов Илья үзенең шигырьләре белән укучыларны хәйран калдырды.
5 нче сыйныф укучылары өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үткәрде.
Туган телгә, юбиляр язучыларга багышлап стена газеталарына конкурс оештырылды.
21 нче февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тарафыннан 11 тапкыр төрки телләрнең лингвокультурологик проблемаларын өйрәнүгә багышланган халыкара конференция үткәрелде. 10 нчы сыйныф укучысы Гыйсматуллина Диләрә, конференциядә актив чыгыш ясады һәм мактау грамотасына лаек булды.
21 нче февральдә барлык сыйныфларда да телләргә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
К списку новостей





