МАОУ "Лицей №121 имени Героя Советского Союза С. А. Ахтямова" Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, г. Казань, ул. Камалеева, д. 22 |
| Телефон: | +7(843)-562-03-50, +7(843)-562-03-66, доп. образование +7(843)-562-03-70 |
| E-Mail: | G121.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Лицей № 121" (ЦО №178) |
| Руководитель: | Афонская Валентина Александровна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 1660 обучающихся (в том числе 3 иностранных гражданина). Язык обучения - русский. |
| У нас учат: | 85 педагогов |
Новости МАОУ "Лицей №121"
Әдәби кунакханә
Опубликовано: 25.04.20193”В” сыйныф укытучысы Гүзәл Шамил кызы сыйныфта бик тә кирәкле инициатива белән чыккан. Сыйныф укучылары, әти-әниләре, әби-бабаларының һөнәрләре белән танышу максатыннан, алар белән очрашулар, мастер-класслар оештыралар.
Бүген кунакта Сабиров Артурның яраткан бабасы –шагыйрь Вазыйх Фатыйхов. Ул Казан Дәүләт университеты тарих-филология факультетының журналистика бүлеген тәмамлап, 25 ел буе Балык Бистәсенең “Авыл офыклары” район газетасы баш мөхәрире вазыйфаларын башкарган. В.Фатыйхов – лирик һәм балаларга атап язган шигырьләре тупланган «Күчтәнәч», «Тормыш арбасы», «Тормыш – ормыш», «Яшерен сөю», «Патша-кырмыска», «Язлар көтә күңел» исемле китаплар авторы. Аның шигырьләре табигый, халыкчан яңгырашлы, беркадәр моң-сагыш өретелгән, форма ягыннан җыйнак-кыска булуы белән аерылып тора. Аларда шагыйрьнең туган җиргә тирән мәхәббәте, аның язмышы, киләчәге турында борчулы уй-хисләре ачык чагыла. Бер үк вакытта ул мәңге яшәр табигатькә, туган ягының чишмә-суларына, урман-болыннарына мәдхия җырлый, аларны ваемсыз, кешелексез яман көчләрдән сакларга чакыра.В.Фатыйхов – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тормыш тәҗрибәсен мул туплаган Вазыйх аганың балаларга әйтер сүзе күп иде. Балалар, оныклар үстергән кеше буларак, укучылар белән тиз уртак тел тапты. Әңгәмә үтә дә җанлы булды. Балалар рәхәтләнеп үзләре турында сөйләделәр. Кызыксындырган сорауларын яудырып кына тордылар. Шагыйрь укучыларның биргән сорауларын югары бәяләде. Сыйныф җитәкчесе Гүзәл Шамил кызының шундый акыллы, эрудицияле укучылар тәрбияләвенә соклануын белдерде.
Очрашу ана теле дәресендә дә дәвам итте. Укытучы Люция Госман кызы “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” темасына шагыйрь белән түгәрәк өстәл артында татар телендә әңгәмә оештырды. Вазыйх ага һәм аның оныгы Артур шигырьләр укыдылар.
Очрашу балалар күңелендә дә, өлкәннәрдә дә җылы мөнәсәбәтләр уятты. Шагыйрь, тиздән балалар өчен дөнья күрәчәк китабын иң беренче бездә тәкъдир итәргә вәгъдә биреп, саубуллашты. Димәк, очрашулар дәвам итәчәк!
К списку новостей





