МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
| Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
| Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
| E-Mail: | madou.167@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
| Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
| У нас учат: | 11 |
МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Ак юл сезгә, балалар! 29.05.2015

Бүген “Йомры икмәк” балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе балалар, педагоглар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды. Быел бездән 24 бала олы тормыш юлына атлады.
Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар телләрендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм сценарийсы да бик уңышлы, кызыклы иде. Уңган, зирәк, акыллы балалар Белмәмешне белем иленә сәяхәткә алып киттеләр. “Ясельная”, “Хатирәләр”, “Әкият” иле тукталышларында «Сүзләр төзе», «Буталчык саннар» кебек уеннарда катнашып, беренче имтихан тоттылар. Ә бу исә аларның бакчада ныклы хәзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте.
-
Җиңү бәйрәме 10.05.2015

167 нче балалар бакчасында Җиңү бәйрәме узды. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә тәбияләнүчеләр әзерләгән бәйрәм чарасын балалар тын да алмый карады. 6-7 яшьлек сабыйлар һәр номерны сугыш афәтен аңлап, әлеге фаҗигага карата үз хис-кичерешләрен кушып җиткерергә тырышты. Дошман самолётларыннан да качтылар, Җиңү таңына шатланып биеделәр, җырладылар да. Аеруча, салмак вальс көенә әйләнүләре бик тәэсирле килеп чыкты. Татар һәм рус телләрендә яңгыраган шигырьләрдән исә күпләрнең күңеле тулды. Балалар өчен генә дип планлаштырган чара зур бәйрәмгә әверелде. Карарга килүчеләр арасында, бабайдан алып нәни бәбиләргә кадәр бар иде.
-
Информация для родителей 29.04.2015

Уважаемые родители!
Обращаем Ваше внимание, если Вашему ребенку на 1 сентября 2015 года исполняется 3 года и больше, и место для ребенка в нашем детском саду не предоставлено, рекомендуем Вам обратиться в отдел образования Советского района, расположенный по адресу:
Казань, ул. Шуртыгина, д.1, каб.№ 2-17, в часы приема населения:
вторник, с 10.00 до 18.00, среда, с 14.00 до 17.00, четверг с 9.00 до 12.00
для рассмотрения вариантов направления Вашего ребенка в другой детский сад.
-
Туган телем - Тукай теле 27.04.2015

26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу дата 167 нче балалар бакчасында йөрүче һәрбер сабыйның исендә калгандыр. Әлеге уңайдан уздырылган бәйрәм чарасын карарга иң нәниләр дә керде. Театраль тамаша рәвешендә барган бәйрәм сабыйларны ялыктырмады. Киресенчә, һәрбер бала зур кызыксыну белән Тукай шигырьләре, туган тел дәръясына чумды.
-
Чисталыкта – матурлык 26.04.2015

25 нче апрель шәһәркүләм “субботник” игълан ителгән иде. Ләкин тәртипкә китерү, чистарту бер көнлек кенә гамәл түгеллеге мәгълүм. 167 нче балалар бакчасында территорияне тәртипкә китерү карлар эреп беткәнче үк башланды. Бу эш ай буе диярлек дәвам итте. Бакча хезмәткәрләре, эштән буш вакытта, үзләренә бүленгән мәйданчыкларны җыештырды, кыш буена җыелган чүп-чардан арындырды. Апрель ахырында исә, коллективның күмәк хезмәте нәтиҗәсендә, бу эшкә нокта куелды дисәк тә була. Хәзер инде мәйданчыкларны матурлау, буяу эшләренә керешергә ниятлибез.
-
Бакчабызның сәләтле кызлары 13.04.2015

Унберенче апрельдә“Сәләтле бәләкәч” балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге чарада Казан шәһәре Совет районының 167 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә чыгыш ясады. Хореография номинациясендә Азалия Гыйльметдинова., вокал номинациясендә исә Диләрә Фәйзрахманова үзләренең зур сәхнәгә чыгарга лаеклы булуларын тагын бер кат раслады. Финал концертына киеренке әзерлек барышы да кызларга уңышлы чыгыш ясарга комачауламады.
-
Субботники 10.04.2015

Сотрудники дошкольного учреждения ежедневно выходят на субботники по очистке территории от снега, убирают сухие ветки и приводят в порядок участки для прогулок.
-
Комплектование детского сада на 2015-2016 учебный год.
27.03.2015
Комплектование детского сада на 2015-2016 учебный год.
Уважаемые родители!
В период комплектования на 2015 -2016 учебный год планируется набор детей следующих возрастных групп:
- вторая младшая группа (с 3-х до 4-х лет).
Дети направляются в детский сад через республиканскую систему АНС «Электронный детский сад».
-
Сәләтле бәләкәчләр арасында безнекеләр дә бар 24.03.2015

Талантлы балалар арасында безнекеләр дә бар. Казанда март аенда старт алган “Сәләтле бәләкәч” фестивалендә 167 нче “Йомры икмәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче Фәйзрахманова Диләрә һәм Гыйльметдинова Азалия дә катнашты. Кызлар сайлап алу турыннан узып, фестивальнең икенче турында чыгыш ясарга әзерләнә.
-
А зори здесь тихие... 27.02.2015

«А зори здесь тихие…»
Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Звездопад” “Солют Победы!” фестиваленә 167нче балалар бакчасы коллективы әнә шундый үзенәлекле чыгыш тәкъдим итте. Танылган әсәргә нигезләнгән өзектә алты зенитчы кызның фаҗигале язмышы сурәтләнә. Катнашучылар сугыш һәлакәтен гап-гади аралашу, хатирәләр, музыка, вальс, шигырьләр аша үтемле һәм оста итеп бирә алды. Декорация һәм заманына туры китереп сайланган костюмнар да чыгышны чынбарлыкка тагын да якынайтты.











