• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества "Танкодром" Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420087, РТ, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д.12
Телефон: +7(843)-298-20-29
E-Mail: tankodrom.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУДО "ЦДТ Танкодром" г. Казани
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Изотова Дина Тимуровна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 3338 человек
У нас учат: 77 педагогов

Новости

Казан Сандугач 2016!

Опубликовано: 18.12.2015

14 января 2016 года на базе ЦДТ "Танкодром" состоиться районный вокальный конкурс "Казан - Сандугач 2016", в данное время ведется прием заявок. Положение конкурса:

 

Нигезләмә

Казан шәһәре Совет районы буенча үткәреләчәк “Казан сандугачы-2016” җыр бәйгесе тәртибе

Оештыру әгъзалары:

Казан шәһәре Совет районы Мәгариф идарәсе һәм  «Танкодром» балалар иҗат үзәге

        Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

-         Татар эстрада җырларын иң оста башкаручыларны сайлап алу;

-         Балаларда татар халык сәнгатенә, мәдәниятенә, көй-моңнарына мәхәббәт уяту;

-         Балалар репертуарларында фольклор-этнографик композицияләре булдыру;

-         Сәләтле балаларны ачыклау;

-         Яшь талантларны үстерү.

Үткәрү тәртибе:

Бәйге 14нче гыйнварда 14.00 сәг. «Танкодром» балалар иҗат үзәгендә уздырыла.

          Җыр  бәйгесе  өч  номинациядә  үткәрелә:

татар  эстрада  җыры (солист);

татар  халык    җыры (солист);

фольклор композициясе;

 

Катнашучылар 1 номер башкара.

 

Бәйгедә 6 яшьтән 18 яшькә кадәр теләкләре булган балалар катнаша ала.

Алар, яшь аермасына карап, 3 төркемгә бүленә:

6-9 яшькә кадәр;

10-13 яшькә кадәр;

14-18 яшькә кадәр.

Катнашучылар:

Бәйгедә урта мәктәп һәм балалар иҗат үзәкләрендә шөгыльләнүче укучылар катнаша ала. Тәкъдимнәр «Танкодром» балалар иҗат үзәгендә  кабул ителә.

Бәйгенең таләпләре:

-         чиста, әйбәт дикция белән башкару;

-         артистлык осталыгы ( сәхнәдә үзеңне иркен, культуралы тота белү, йөз мимикасы, тән хәрәкәте, композициянең эчтәлегенә туры килү );

-         микрофонны куллана белү;

-         сәхнә киеме культурасы.

 

Бәйгегә нәтиҗә ясау:

14 нче гыйнварда бәйге буенча нәтиҗәләр ясала. Казан шәһәре бәйгесендә район сайлап алу турында 1,2,3 урынны яулаучылар шәһәр буенча үткәреләчәк «Казан сандугачы-2016» җыр бәйгесендә  катнашачаклар.

Үткәрү вакыты: “Танкодром” балалар иҗат үзәге (Латыш укчылары урамы 12)

 14 гыйнвар 2016 ел  сәг. 14.00 

“Танкодром” балалар иҗат үзәге

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 12 нче гыйнварга кадәр кабул ителә

Оештыру әгъзалары:

Конкурсны Совет районының мәгариф бүлеге һәм “Танкодром” балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре оештыра.

Белешмәләр өчен телефоннар: 2-98-20-29  (Хафизова Ләлия Райнур кызы), tankodrom@mail.ru

 

 



К списку новостей