• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420075, г. Казань, ул. Начальная, д. 15
Телефон: +7(843)-234-43-41
E-Mail: Schg11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Татарская гимназия №11»
Руководитель: Гусманова Айгуль Юсубовна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 623 учеников ( в том числе 17 иностранных граждан). Язык обучения - татарский
У нас учат: 36 учителей

Новости гимназии №11

Опубликовано: 12.05.2023

Татар иленең горурлыгы, күренекле галим Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның 12нче майда матур гомер бәйрәме - туган көне. Шул уңайдан 11нче татар гимназиясендә төрле чаралар уздырылды. 9нчы сыйныф укучылары белән берлектә "Галим сүзендә хикмәт бар" дигән темага түгәрәк өстәл узды. 11нче сыйныф укучылары галимнең фән дөньясына алып барган юлын өйрәнеп, проектлар якладылар. 4нче сыйныфларда "Галимнең балачагы" дип аталган әдәби утырыш бик җанлы узды. 

Шунысы куанычлы: быел гимназиядә Х.Й. Миңнегуловның музее үзенең ишекләрен ачты. Аны ачуда  галим үзе дә зур ярдәм күрсәтте, музейга шәхси әйберләрен, кызыклы экспонатлар тапшырды. Хатыйп аганың туган көне уңаеннан яшь экскурсоводлар музейда экскурсияләр уздырдылар, төрле сыйныф укучыларын галимнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштырдылар. Барлык укучылар, укытучылар исеменнән хөрмәтле галимебезне туган көне белән котлыйбыз. Тирән фикерле, гасырларны тоташтыручы шәхескә ныклы сәламәтлек, шатлык- сөенечләр, уңышлар телибез.

Рәхмәтебез, хөрмәтебез чиксез,

Аңлыйсыздыр аны, тоясыз.

Әле һаман халкым, милләтем дип,

Армый- талмый хезмәт куясыз.



К списку новостей