Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420075, г. Казань, ул. Начальная, д. 15 |
Телефон: | +7(843)-234-43-41 |
E-Mail: | Schg11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия №11» |
Руководитель: | Гусманова Айгуль Юсубовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 623 учеников ( в том числе 17 иностранных граждан). Язык обучения - татарский |
У нас учат: | 36 учителей |
Новости гимназии №11
21 февраль -Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 21.02.2022 21 февраль – халыкара туган тел көне. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү максатыннан оешты.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү, аны киләчәк буынга тапшыру-безнең бурычыбыз.
“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, - ди татар халык мәкале. Туган телне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
Әлеге күренекле дата уңаеннан 8 Б сыйныф укучылары белән гимназиядә бик матур чара үткәрелде. Туган телебезгә багышлап матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, эчтәлекле презентация каралды, китап күргәзмәсе эшләде. Бәйрәм барыбызга да хуш килде.
К списку новостей