Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420075, г. Казань, ул. Начальная, д. 15 |
Телефон: | +7(843)-234-43-41 |
E-Mail: | Schg11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия №11» |
Руководитель: | Гусманова Айгуль Юсубовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 623 учеников ( в том числе 17 иностранных граждан). Язык обучения - татарский |
У нас учат: | 36 учителей |
Новости гимназии №11
“Китапка икенче “гомер” бүләк ит!”
Опубликовано: 28.10.2021Мәктәп китапханәләре фондларын уку, фәнни-популяр, матур әдәбият һәм белешмәлекләр белән тулыландыру максатыннан Татарстанда 2021 елның 26 июленнән 29 октябренә чаклы “Китапка икенче “гомер” бүләк ит“ хәйрия акциясе игълан ителде. Акциянең максаты – мәктәп китапханәләрен фәнни-популяр, әдәби китаплар, сүзлекләр белән тулыландыру, укучыларны китап укуга тарту, аларда хәйриячелек һәм гуманизм хисләре тәрбияләү, китапка сак караш уяту.
Әлеге акциядә гимназиябезнең укучылары һәм укытучылары бик теләп катнаштылар. Китапханә аларның үз иткән урыннарының берсе булганга, аны баету, матурлау, китапларны саклап, карап тоту балаларның иң яраткан шогылләренең берсе.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп китап бүләк итүчеләр: 6А сыйныфы (сыйныф җитәкчесе: Колпакова А.З.) һәм гимназиябездә эшләп киткән укытучы Нурекенова А.Б. диеп табылды.
Нәтиҗәләр ясалды, ләкин әлеге акция ел буенча дәвам итә. Әгәр дә яхшы хәлдә сакланган төрле фәннәр буенча китаплар, мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләрне алып килүчеләр бар икән, без аларны ел дәвамында кабул итеп алабыз.
К списку новостей