Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Физико-математический лицей №123» Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Анаса Тазетдинова, д.8Б |
| Телефон: | +7 (843) 528-51-27 |
| E-Mail: | L123.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Физико-математический лицей No 123» |
| Руководитель: | Зиннатуллин Разиль Ринатович |
| Год основания учреждения: | 2025 |
| У нас учатся: | 528 (в том числе 3 иностранных гражданина) |
| У нас учат: | 28 |
Новости лицея
Билгеле булганча, һәр әсәр, һәр китап язучының иҗат җимеше.
Опубликовано: 23.01.2026Бүген 123 нче лицейда яшь укучыларыбыз өчен кызыклы шәхесләр: татар балалар язучысы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире – АлмазГыймадиев һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор, юмор остасы – Алмаз Хәмзин белән танышу һәм аралашу мөмкинлеге тудырылды.
Алмаз Гыймадиевның хикәяләре укучылар өченмавыктыргыч сюжетлары белән кызыклы. Аларбалаларны көндәлек тормышта үзләрен ничек тотарга икәлеген өйрәтүдән, тәрбияләүдән гыйбарәт.
Алмаз Хәмзинның тормыш тәҗрибәсе бик бай. Озак вакытлар ул төзелеш өлкәсендә хезмәт куяһәм параллель рәвештә «Саз» ансамбле солисты була. Төрле мәдәният йортлары, клублар, филармонияләр җитәкчесе булып та хезмәт куярга өлгерә. «Татарстан» телерадиокомпаниясендә мөхәррир булып та эшли. Казан театр училищесында да укыта. «Казан утлары»журналында мөхәррир була. Йөздән артык юмористик пьеса авторы.
Әлеге бай тормыш тәҗрибәсе балалар өчен бик кызыклы булды, алар язучыларга берсен-берсе уздырып сораулар бирделәр. Язучылар белән очрашу гаҗәеп җылы һәм иркен шартларда үтте. Лицеебызның җитәкчесе Разил Зиннәтуллин язучыларга зур рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә мондый очрашулар үткәреләчәген әйтте.
К списку новостей







