• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский педагогический колледж" / Дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе "Казан педагогика көллияте"

Визитная карточка

Адрес: 420087, г. Казань, улица Даурская, дом 30 / Казан шәһәре, Даурия урамы, 30нчы йорт
Телефон: +7(843)-298-42-44
E-Mail: kazpedkolledg@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Казанский педагогический колледж"
Руководитель: Залялова Анфиса Григорьевна
Год основания учреждения: 1876
У нас учатся: 1680
У нас учат: 84

Новости колледжа

“Татар кызы” республика бәйгесе үткәрелде

Опубликовано: 05.12.2024

 

Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы планы буенча 2024 нче елның 29 нчы ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте – Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәгендә һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында үткәрелгән “Татар кызы” республика бәйгесе үткәрелде.
Бәйгенең 1 нче (сайлап алу) турында 24 уку йортыннан килгән “Гаиләм — җылы оям” видеороликлар бәйгесендә югары баллар җыйган 10 конкурсант 2 нче турга үтте.
2 нче турда “Минем гаиләм музее” бәйгесендә кызлар гаиләдә сакланган кадерле истәлекләрдән төзелгән күргәзмәләрен якладылар, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” интеллектуаль бәйгесендә татар халык тарихы, мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре турында төзелгән тест эшләделәр, “Өйрәнчек остадан узар...” бәйгесендә кул эшенә осталыкларын, “Ирекле микрофон” бәйгесендә үзләре әзерләп килгән иҗади номерларны тәкъдим итеп, җырга-биюгә, сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсның “Дефиле” өлешендә кызларның киемнәре, буй-сыннары, образга керә белү осталыклары, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына бәя бирелде.
Көллиятебезнең беренче курс студенты Закирова Зифа “Зирәк кыз” номинациясендә җиңде.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, акчалата премияләр тапшырылды.

 



К списку новостей