МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
Новости лицея №149
Татар теленнән имтихан тапшырган укучыларыбыз!
Опубликовано: 01.07.2026 Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.
Министр билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда бу фәннәрне сайлаучылар саны сизелерлек арткан:
2024 ел: 7 кеше
2025 ел: 32 бала
2025/2026 уку елында: 79 укучы! Шулар арасында безнең лицейның 4 укучысы: Әһлиуллин Аяз, Абдреева Адилә, Вафин Солтан, Хөсәенова Таңсылу. Укучыларыбызны бердәм республика имтиханын югары балларга тапшырулары белән чын күңелдән котлыйбыз, олы рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә тә уңышлар телибез.
Туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәтегез беркайчан да сүрелмәсен!
К списку новостей




