МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Котлыйбыз! 24.02.2022

24 нче февраль көнне Татар китабы йортында Ш.Камал исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы узды. Безнең лицеебыздан 8 нче "А" сыйныфы укучысы Мираламова Севиндж чакырулы иде. Ул Әхмәдҗанова З.Р. җитәкчелегендә Ш.Камалның хикәясен төрекчәгә тәрҗемә итте, тәрҗемә буенча ЗУМ конференцияләргә кереп укыды. Севиндж Ш.Камал исемендәге әдәби премия конкурсы финалисты таныклыгына ия булды. Чын күңелдән аны котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!
Поздравляем нашу ученицу и желаем дальнейших успехов!
-
Городской конкурс "Мы можем!" 24.02.2022

Сегодня наша команда ДПК "Граница" участвовала на городском конкурсе правоохранительных отрядов "Мы можем!". Наши ученики достойно защитили честь нашего лицея! Выражаем огромную благодарность их руководителям и с нетерпением ждём результатов!
Бүген безнең "Чик" балалар патриотик клубы командасы "Без булдырабыз!" дип исемләнгән хокук саклау отрядлары арасында узган шәһәркүләм конкурста катнашты. Безнең укучылар лицеебызның данын лаеклы якладылар! Аларның җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез!
-
"Мин бит татар малае - 2022! 23.02.2022

17 нче февраль көнне Совет районы мәктәпләре арасында онлайн форматта үткән "Мин бит татар малае - 2022" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле. Әлеге исемне 6 нчы "Г" сыйныфы укучысы Фазлыев Аяз яклап, икенче урынга лаек булды. Аязны котлыйбыз, киләчәктә тагын да югарырак уңышларга ирешүен телибез!
Поздравляем ученика 6 "Г" класса Фазлыева Аяза со 2-м местом в конкурсе "Мин бит татар малае - 2022"!
-
Әлифба бәйрәме 22.02.2022

Бүген 1 нче "Г" сыйныфында Әлифба бәйрәме узды. Укучыларны, аларның укытучыларын һәм әти-әниләрен котолыйбыз! Тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булуын телибез!
Поздравляем наших первоклассников, их учителей и родителей с этим большим праздником!
-
Г.Тукай музеенда кунакта 22.02.2022

22 нче февраль көнне 1 нчы "Б" сыйныфы укучылары Г.Тукай музеена "Әлифба бәйрәме"нә багышланган бәйрәм чарасына бардылар. Бәйрәмдә күңелле уеннар, конкурслар булды. Балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрне сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм бик күңелле булды!
22го февраля в честь праздника Әлифба первоклассникам представилась возможность присутствовать на веселом празднике!
-
Поздравляем! 21.02.2022

Ученица 11 класса Ситтыкова Эльвина, под руководством опытного учителя, Гафиятуллиной Г.А., заняла призовое место на заключительном этапе Республиканской олимпиады школьников по русскому языку среди учащихся школ с обучением на родном (нерусском) языке! Поздравляем с заслуженной победой!
Укучыбызны һәм аның җитәкчесен зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Халыкара туган тел көне белән! 21.02.2022

Ежегодно 21 февраля жители планеты отмечают День родного языка. Этот праздник еще молодой. Он ведет историю с 2000 года, был учрежден ЮНЕСКО в 1999 году с целью содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию.
21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000гә якын тел бар. Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.
Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор!
-
Халыкара туган телләр көне 21.02.2022

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Лицеебызда күп милләт вәкилләре белем ала, шуңа күрә ел саен бу көнне зурлап уздырабыз. Иртәдән төрле милләт балалары үз телләрендә лицейга килүче укытучыларны, укучыларны сәламләп каршы алдылар. Мәктәп радиосыннан укучылар үзләренең туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, барысын бәйрәм белән котладылар. Тәнәфесләрдә 5, 6 нчы сыйныф укучылары телләргә багышланган квест уздылар. Башлангыч сыйныф укучылары төрле милләт җырларын җырладылар, биюләрен биеделәр, уеннарын уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Сегодня в нашем лицее проводилось ряд мероприятий, посвященных Международному дню родного языка.
-
"К защите Родины готов!" 19.02.2022

В лицее среди учащихся 5-6 классов прошел конкурс "К защите Родины готов!", посвященный Дню памяти воинов-интернационалистов и Дню защитника Отечества. Ученики продемонстрировали свою физичесукую подготовку, способность работать в команде и смекалку. Среди 5-ых классов победу одержал 5 "Б" класс, среди 6-ых классов - 6 "Г" класс!
5-6нчы сыйныф укучылары арасында Сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватанны сакларга әзер!" конкурсы узды. Укучылар үзләренең физик яктан әзерлекләрен. командада эшләү сәләтләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. 5нче сыйныфлар арасында җиңүне 5нче "Б" сыйныфы, ә 6нчы сыйныфлар арасында 6нчы "Г" сыйныфы яулады!
-
Пятый день "Недели психологии" 18.02.2022

Продолжается "Неделя психологии" в лицее. Сегодня прошла акция "Цитата дня".
Лицейда "Психология атналыгы" дәвам итә. Бүген "Көн цитатасы" акциясе узды.




