МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Шагыйрь эзләреннән... 20.02.2025

15 нче февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 3 нче Б сыйныфы укучылары матур чара күрсәттеләр. Укучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, җырларын башкардылар, аерым әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара М. Җәлил музеена вертуаль сәяхәт белән тәмамланды.
15 февраля - День рождения поэта-героя Мусы Джалиля. В связи с этим учащиеся 3Б класса провели красочное мероприятие. Учащиеся познакомили с жизнью и творчеством писателя, художественно рассказали о его стихах, исполнили песни, инсценировали отдельные произведения. Мероприятие завершилось вертуальным посещением музея М. Джалиля.
-
Брейн-ринг 19.02.2025

Бүген лицеебызда 6нчы сыйныфлар арасында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган бәйге узды. Укучылар бу чарага бик тырышып әзерләнгәннәр. К.Насыйриның тормыш юлын, хезмәтләрен, әсәрләрен өйрәнгәннәр. Командалар 5 турда көч сынашты. Бер-берсенә сораулар да әзерләделәр. Бәйге кызыклы узды һәм укучылар өчен файдалы булды.
Сегодня в нашем лицее прошел конкурс среди 6-х классов, посвященный 200-летию Каюма Насыри. Школьники очень старательно готовились к этому мероприятию. Исследовали жизнь, труды, произведения К. Насыри. Команды соревновались в 5 турах. Задавали друг другу вопросы. Конкурс прошел интересно и был полезен для школьников.
-
Муса Җәлилнең тууына 119 ел 18.02.2025

Герой шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнендә Милли музейда зур бәйрәм узды. Лицейның 7 нче Б сыйныфы укучылары бу бәйрәмдә катнашты. Яраткан шагыйребезнең тормыш юлын, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмдә М.Җәлилнең оныгы Татьяна Михайловна Малышева-Җәлил дә катнашты. Бәйрәм балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү һәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
В день рождения поэта-героя Мусы Джалиля в Национальном музее прошел большой праздник. Учащиеся 7Б класса лицея приняли участие в этом празднике. На празднике присутствовала внучка М. Джалиля Татьяна Михайловна Малышева-Джалиль. Завершился праздник ответами на интересующие ребят вопросы и совместным фотографированием.
-
Разговоры о важном 17.02.2025

Сегодня, 17 февраля, после всеобщей линейки и поднятия Государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан, в 1-11 классах прошли классные часы из цикла "Разговоры о важном" на тему "Что значит служить Отечеству", посвященные 280-летию со дня рождения Ф.Ушакова.
Бүген, 17 нче февраль көнне, гомуми линейкадан һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүдән соң, 1-11 нче сыйныфларда Ф.Ушаковның тууына 280 ел тулуга багышланган "Мөһим турында сөйләшүләр" циклыннан "Ватанга хезмәт итү нәрсә ул?" дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.
-
Парламентский урок 17.02.2025

Сегодня в нашем лицее прошел парламентский урок «Святое дело – Родине служить!» («Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!»), приуроченный к объявленному в Республике Татарстан Году защитника Отечества и 80-летию Победы в Великой Отечественной войне. Он был организован в форме интеллектуальной игры с элементами интерактива и посвящен героям и событиям от Ледового побоища до нашего времени.
Бүген лицейда Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип исемләнгән парламент дәресе уздырылды. Укучылар Боз сугышыннан башлап бүгенге көнгә кадәр булган сугышларның геройларын искә алдылар.
-
Поезд Победы - 2025 16.02.2025

Сегодня, 16 февраля, в Казань прибыл «Поезд Победы» — иммерсивная выставка, расположенная в десяти вагонах, посвященная истории Великой Отечественной войны. Открытие выставки прошло с торжественным концертом, полевой кухней и мастер-классами. Учащиеся 8А и 8Б классов стали участниками данного Всероссийского мероприятия.
Бүген, 16 нче февраль көнне, Казанга Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган ун вагонда урнашкан иммерсив күргәзмә — «Җиңү поезды» килде. Күргәзмә тантаналы концерт, кыр кухнясы һәм мастер-класслар белән ачылды. 8 нче А һәм 8 нче Б сыйныфлары укучылары әлеге Бөтенроссия чарасында катнаштылар.
-
К.Насыйриның тууына 200 ел 13.02.2025

12 нче февраль көнне Каюм Насыйриның тууына 200 ел булу уңаеннан район күләмендә уздырылган брейн-рингта, 7 нче Б сыйныфы укучылары катнашып, 1 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
12 февраля учащиеся 7Б класса приняли участие в районном брейн-ринге, посвященном 200-летию со дня рождения Каюма Насыри, и заняли 1 место. Поздравляем!
-
На пути к успеху 12.02.2025

Сегодня прошел городской конкурс конферансье "На пути к успеху - 2025". Ученик 7Б класса Шарипов Надир выступил в номинации "Сольный конферанс" в категории "Вторая средняя возрастная группа: учащиеся в возрасте 13-15 лет" и стал победителем! Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
Бүген "Уңышка юл - 2025" шәһәр конферансье конкурсы узды. 7 нче Б сыйныфы укучысы Шәрипов Надир "Сольный конферанс" номинациясендә "Икенче урта яшь төркеме: 13-15 яшьлек укучылар" категориясендә чыгыш ясап, җиңүче булды! Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
-
Разговоры о важном 10.02.2025

Сегодня, 10 февраля, после всеобщей линейки и поднятия Государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан, в 1-11 классах прошли классные часы из цикла "Разговоры о важном" на тему "Арктика - территория развития".
Бүген, 10 нчы февраль көнне, гомуми линейкадан һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүдән соң, 1-11 нче сыйныфларда "Арктика - үсеш территориясе" темасына "Мөһим турында сөйләшүләр" циклыннан сыйныф сәгатьләре узды.
-
Фәнис Яруллинның тууына 87 ел 09.02.2025

9 нчы февраль - күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинның туган көне. Шул уңайдан, 2 нче Б сыйныфында аңа багышланган сыйныф сәгате узды. Балалар Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыдылар, бирелгән өзекләр һәм рәсемнәр буенча әкиятләрен билгеләделәр. Сыйныф сәгате барышында, булган белемнәренә таянып, газета чыгардылар. Сыйныф сәгате "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җыры белән тәмамланды.
9 февраля - День рождения многогранного талантливого писателя Фаниса Яруллина. В связи с этим во 2Б классе прошел классный час. Дети читали стихи Фаниса Яруллина, по заданным отрывкам и рисункам определили сказки. В ходе классного часа, опираясь на имеющиеся знания, выпустили газету. Классный час завершился песней "Сез иң гүзәл кеше икәнсез".




