МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1100 учащихся (иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 62 педагогических работника |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
“Иң оста шигырь сөйләүче” бәйгесе 27.04.2021

27 нче апрель көнне Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, 2-3 нче сыйныфлар арасында “Иң оста шигырь сөйләүче” бәйгесе узды. Һәр укучының бу бәйгегә зур җаваплылык, тырышлык белән әзерләнүе күренеп торды. Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерләрен үз күңел түрләре аша үткәреп җиткерә алдылар. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр билгеләнде.Афәрин, балалар!
-
Әкият” курчак театрында кунакта 27.04.2021

26 нчы апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган коне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары "Әкият" курчак театрында бик эчтәлекле "Кәҗә белән Сарык" әкиятен карадылар. Спектакльдән соң, укучылар үзләре дә сәхнәгә менеп, бик матур шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу бик куңелле узды.
26 апреля начальные классы нашего лицея посетили кукольный театр «Әкият». Просмотр спектакля погрузил учеников в сказочные истории по мотивам произведений великого Г.Тукая.
-
Дуслык иле 26.04.2021

26 нчы апрель көнне “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы, Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, лицейда “Дуслык иле”дип исемләнгән зур чара узды. Чарада һәр милләт вәкиленең гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклары, милли киемнәре, җыр-биюләре күрсәтелде. Музей иҗаты, экспонатлары белән таныштырылды. Ә сәхнәдә Г. Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Укучылар Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар. Бу көн бик эчтәлекле, нәтиҗәле булды.
26 апреля в честь Года родных языков и народного единства, в честь 135-летия со дня рождения Габдуллы Тукая, в лицее прошло грандиозное мероприятие. Здесь были представлены обычаи и обряды, национальные песни и пляски, традиционные блюда разных народов Республики Татарстан.
-
Субботник 24.04.2021

Бүген безнең лицей Гомумроссия субботнигында катнашты. Укытучылар, укучылар, әти-әниләр, бергәләшеп, җиң сызганып, лицей территориясен җыештырдылар.
Сегодня наш лицей принял участие во Всероссийском субботнике. Учителя вместе с учениками и их родителями убирались на территории лицея.
-
КВН 23.04.2021

23 нче апрель көнне Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, 4 нче сыйныфлар арасында КВН уздырылды. Һәр сыйныфтан 8 кешедән торган команда төзелде. Алар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган төрле сынаулар үттеләр. Командалар шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Афәрин!
23 апреля в 4-х классах был проведен КВН, посвященный 135-летию со Дня рождения Г.Тукая. Ученики показывали свои знания о творчестве поэта.
-
Котлыйбыз! 23.04.2021

Безнең лицей укучылары Нәҗипова Мәрьям һәм Ситтыкова Эльвина (җитәкчеләре Кәлимуллина Р.Ш.) татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашып призер булдылар. Афәрин, кызлар.
Ученики нашего лицея Назипова Марьям и Ситтыкова Эльвина (рук. Калимуллина Р.Ш.) стали призерами Международной олимпиады по татарскому языку. Молодцы!
-
21.04.2021

За простыми словами "школьное питание" стоит здоровье детей. Обеспечение детей полноценным горячим питанием постоянно находится на контроле всеми участниками образовательных отношений.
Балаларның сәламәтлеген саклауда "дөрес туклану" көн үзәгендә торган сорауларның берсе. Лицейда балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган.
-
Әмир Мәҗитов музеенда. 21.04.2021

Яз җитеп, апрель ае керүгә, Г.Тукайга багышланган чаралар башлана. Халкыбыз быел сөекле шагыйребезнең тууына 135 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы уңай белән 21 нче апрельдә Әмир Мәҗитов музеенда да “Тукай безнең белән” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Татар теле укытучылары җитәкчелегендә безнең мәктәптән дә укучылар әлеге кичәдә катнаштылар. Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләп, рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
Ученики нашего лицея посетили музей Амира Мазитова и приняли участие в литературно-музыкальном вечере, посвященному 135 –летию со Дня рождения Г.Тукая.
-
Тукай музеенда 16.04.2021

16 нчы апрель көнне 5 нче Г сыйныфы укучылары Тукай музеена экскурсиягә бардылар. Музейның искиткеч матурлыгы, чисталыгы, экскурсоводның бай эчтәлекле кызыклы материалы балаларны таң калдырды. Укучылар Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты, шәхси әйберләре белән якыннан таныштылар. Музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сегодня ученики 5Г класса посетили музей Г. Тукая.
-
15.04.2021
2 ученицы нашего лицея в интернет туре Международной олимпиады по русскому языку! Желаем успехов!
Безнең лицеебызның ике укучысы рус теленнән Халыкара олимпиаданың интернет турында катнаштылар! Уңышлар телибез!




