Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сарайлинский детский сад "Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Сарайлы балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423353, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарайлы ул.М.Джалиля,д.39а/ Татарстан Республикасы Сарман районы Сарайлы авылы, М.Җәлил урамы, 39а йорты |
| Телефон: | +7(917)-229-85-30 |
| E-Mail: | Saraylinskaya.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Сарайлинский детский сад" |
| Руководитель: | Харисова Алсу Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сарайлинский детский сад "Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Сарайлы балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Икеайлык 04.04.2025

Санитар икеайлык кысаларында территорияне җыештыра башладык.
-
Балалар китабы көне. 02.04.2025

2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне. Китап- безнең тормышта киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләр авторы Ганс Христиан Андерсенның тууына 220 ел. Шул уңайдан Сарайлы нәниләре китапханәдә кунакта булдылар. Роза Әзбәр кызы балаларны авторның кызыклы китаплары белән таныштырды, әкиятләр укыды
-
Канатлы дусларыбыз 01.04.2025

1 нче апрель-Халыкара кошлар көне. Экологиягә багышланган әлеге бәйрәм уңаеннан, Сарайлы балалар бакчасында тематик эшчәнлек үткәрелде. Балалар презентация карап кызыклы мәгълүмат белән таныштылар. Кошлар җырын тыңлап, аларны тавышлары буенча аерырга өйрәнделәр. Соңыннан бик теләп кошларны буядылар.
-
Нәүрүз-мөбәрәкбад! 21.03.2025

Нәүрүз-язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бу бәйрәмнең төп хуҗасы-Нәүрүзбикә. Буген бакчабызда Нәүрүзне каршы алдык. Балалар уйнадылар, җырладылар, күңел ачтылар. Соңыннан бәйрәм коймагы белән сыйландылар.
-
Саф һавада уеннар. 19.03.2025

Саф һавада уйнар өчен менә дигән көн бүген!
-
Яз, яз , яз килә.... 18.03.2025

Җылы яктан кошлар кайта,
Туган якны сагынып,
Яз кояшы җылы бирә
Нурларына коенып.
Әйләнә-тирә шөгыле.
-
Милләтем-татар. 17.03.2025

Һәр халыкның үз милли киемнәре, гореф-гадәтләре, милли йолалары, узмилли бизәкләре бар. Балалар эшчәнлектә татар бизәкләре белән таныштылар.
-
Бүген елгалар көне. 14.03.2025

Бүген күп кенә илләрдә Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, әйләнә-тирә белән танышу шөгылендә, балалар Татарстаныбыз елгалары белән таныштылар.
-
Мәдәни мирас. 11.03.2025

Бала үз халкының мәдәни байлыгын башка халыклар мирасы белән чагыштырып өйрәнә. Эшчәнлектә балалар татар халкының милли киемнәре белән танышалар.
-
9 март Барби туган көн. 10.03.2025

Дөньяда танылган курчак - Барби белән балалар бик яратып уйныйлар.












