Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кечкенәдән өйрәтәбез!
Опубликовано: 04.04.2017Бүген Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!» дип исемләнгән республикакүләм ачык чара үтте. Аны мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре белән берлектә физик культура инспекторы Чәчкә Галеева оештырды. Балалар һәм тәрбиячеләр уен формасында юл хәрәкәте темасына бәйле күренешләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр.
Чарага район мәгариф бүлеге методисты Зөлфия Гарипова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Айрат Хөснетдинов килделәр. Алар балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен билгеләп үттеләр, тормышта да аларны гел истә тотарга өндәделәр, бүләкләр һәм махсус яктырткыч элементлар тараттылар.
К списку новостей








