Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Вчера учащиеся Сармановской гимназии были зачислены в ряды юнармейцев \ Сарман гимназиясендә укучыларны яшь армиячеләр сафларына алдылар 20.02.2019

-
Соревнование по биатлону среди общеобразовательных учреждений \ гомуми белем бирү учреждениеләре арасында биатлон буенча ярыш үткәрелде 20.02.2019

20 февраля на базе МБУ ДОД ДЮСШ «Старт» совместно с Советом Сармановской МО РОГО ДОСААФ были проведены соревнования по биатлону среди общеобразовательных учреждений, посвященных памяти джалильца, кавалера ордена Отечественной войны I степени Зинната Хасанова. На соревнованиях участвовали работники и учащиеся из 15 школ. Трасса и место для стрельбы была подготовлена коллективом лыжной базы на должном уровне.
I место заняла команда Сармановской школы, II место завоевала команда Джалильской СОШ №2, III место досталось команде Джалильской гимназии.
20 февраль көнне Сарман районы МБУ ДОД ДЮСШ «Старт» базасында җәлилче, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов истәлегенә багышланган гомуми белем бирү учреждениеләре арасында биатлон буенча ярыш үткәрелде.
-
В Джалиле прошла конференция, посвященная Дамиру Гарифуллину \ Җәлилдә Дамир Гарифуллинга багышланган конференция үткәрелде 19.02.2019

19 февраль көнне Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә республикакүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән фәнни – гамәли конференция уздырылды. Конференция ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Россия Федерациясенең гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Язучылар берлеге әгъзасы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланды. Конференциянең 1 турына барлыгы 287 эш кабул ителде. Шуларның 135е финалга үтте. Җиңүчеләр һәм катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.
19 февраля 2019 года в Сармановском муниципальном районе на базе МБОУ «Джалильская средняя общеобразовательная школа №2» прошла республиканская научно – практическая конференция «Шушы яктан, шушы туфрактан без» посвященная 80- летию заслуженного работника культуры ТАССР, почетного академика Академии гуманитарных наук России, члена Союза писателей Республики Татарстан, лауреата премии имени Р. Тухватуллина, С. Сулеймановой – Дамира Хайрулловича Гарифуллина. . Всего на первый тур конференции было принято 287 работ. На очный тур были приглашены 135 участников. Победителям и участникам были вручены дипломы Министерства образования и науки Республик Татарстан.
-
Награждение победителей республиканского конкурса сочинений посвященного ко Дню юриста \ Юристлар көненә багышланган республикакүләм иншалар язу бәйгесендә җиңүчеләрне котлау 19.02.2019

Бүген 19 февраль көнне Сарман район суды бинасында, республикакүләм юристлар көненә багышланган иншалар бәйгесендә катнашып, абсолют җиңүче булган Васикова Ренатаны (Ләшәү-Тамак төп белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Сахабиева Таңсылу Рамил кызы) һәм лаурет Ганиева Камиләне (Җәлил 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, җитәкчесе Ягудина Зәкия Фатхулкадыйр кызы) Сарман район суды рәисе Хайбрахманов Ринат Рәсим улы, Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәмәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы котладылар. Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Сегодня 19 февраля Председатель районного суда Сармановского муниципального района Хайбрахманов Ринат Расимович, руководитель Исполнительного комитета Сармановского муниципального района Мухаметгараев Альфис Файзрахманович наградили дипломами и памятными подарками Васикову Ренату, ученицу 9 класса МБОУ “Лешев-Тамакская ООШ” (руководитель Сахабиева Тансылу Рамилевна) абсолютного победителя и Ганиеву Камилю Илдаровну , ученицу 11 класса МБОУ “Джалильская СОШ №1” (руководитель Ягудина Закия Фаткулкадыровна) лауреата республиканского конкурса сочинений, приуроченного ко Дню юриста.
-
В Сарманово отметили 30-летие вывода советских войск из Афганистана \ Сарманда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үттеләр 15.02.2019

-
«Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте 14.02.2019

Сарман гимназиясендә «Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Ә кем соң ул Әйдаман? Әйдаман ул – балаларга әти-әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы ул. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 16 укучы бала катнашты.
Бәйге 3 этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре турында презентацияләр аша тулырак сөйләделәр. Икенче өлештә алар “Дөнья – әйдаман күзлегеннән” исемле видеоролик күрсәттеләр. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны тәкъдим итәргә, ягъни аудитория белән эшләү сәләтләрен күрсәтергә тиешләр иде. Катнашучыларның һәрберсе дә бирелгән биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.
“Җәлил гимназия”сеннән Альфира Гарипова, абсолют җиңүче булып, «Иң яхшы әйдаман» республика бәйгесендә безнең район данын яклаячак. Барлык очколарны исәпләгәннән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Петровка мәктәбеннән Аделина Плеснякова, 2 урын – Җәлил беренче номерлы урта мәктәбеннән Элиза Дәүләтгәрәева, 3 урын – Саклаубаш мәктәбеннән Язилә Сахабиева. "Иң эрудицияле әйдаман” – Сарман гимназиясеннән Лилия Латипова, "Иң энергияле әйдаман” – Нөркәй мәктәбеннән Гүзәл Димеева, "Иң янып торучы әйдаман (Самый яркий)” – Иске Кәшер мәктәбеннән Гөлшат Рамазанова, "Иң иҗади әйдаман” – Сарман урта мәктәбеннән Миләүшә Ибраһимова, "Иң заманча әйдаман” –Сарайлы мәктәбеннән Валентин Нигматуллин, "Иң игелекле һәм ярдәмчел әйдаман” – Әлмәт мәктәбеннән Айзилә Сәгыйтова, “Иң яшь әйдаман” –Мортыш-Тамак мәктәбеннән Рәмилә Хөсәенова.
Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
-
12 февраля в Казани подвели итоги Года добровольца и волонтера в Республике Татарстан \ Татарстан Республикасында иреклеләр һәм Волонтер елына йомгак ясалды 14.02.2019
12 февральдә Казанда Татарстан Республикасында иреклеләр һәм Волонтер елына йомгак ясадылар. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы "ТР Иреклеләр үсеше үзәге" Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Республика иҗтимагый палатасы ярдәме белән Татарстан муниципалитетлары җитәкчеләрен, шулай ук яшьләрнең ирекле һәм волонтерлык хәрәкәтенә зур өлеш керткән активистларны билгеләп үтте. Чарада "Дөньяның барлык төсләре", "Доброгород", "Җиңү волонтерлары" һәм "Сәламәтлек сессиясе" кебек проектларга йомгак ясадылар һәм иң актив катнашучыларны бүләкләделәр. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының актлар залында барган бу тантанада Сарман районыннан Петровка Завод мәктәбе “Елмаю” отряды активистлары бүләкләнде.Министерство по делам молодежи РТ совместно с Региональной молодежной общественной организацией «Центр развития добровольчества РТ» при поддержке республиканской Общественной палаты отметили руководителей татарстанских муниципалитетов, а также активистов, внесших значительный вклад в добровольческое и волонтерское движение молодежи. На мероприятии подвели итоги таких проектов, как «Все краски мира», «Доброгород», «Волонтеры Победы» и «Сессия здоровья», и наградили самых активных участников.Среди приглашенных на награждение был и добровольческий отряд МБОУ "Петровскозаводская СОШ",который участвовал в реализации республиканского проекта " ДоброГод".Представителями от школы приняли участие командир школьного отряда "Волонтеры Победы" и педагог организатор. -
Прошло заседание ММО учителей истории и обществознания \ тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмә утырышы узды 13.02.2019

12 февраль көнне Карашай - Саклау мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмә утырышы узды. Укытучылар дәресләр, мастер-класслар карадылар, чыгышлар тыңладылар һәм фикер алыштылар. Алда көтеләчәк имтиханнарга әзерлекне туктатмаска, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә дигән максатлар куелды.
12 февраля на базе филиала МБОУ “Большенуркеевская СОШ”- “Карашай-Сакловская ООШ” прошло заседание ММО учителей истории и обществознания. Учителя посмотрели уроки, мастер-классы, послушали выступления, делились опытом работы. Поставили цель: подготовить учащихся к экзаменам и добиться лучших результатов.
-
Прошел муниципальный литературно-творческий конкурс \ И.А.Крылов иҗатына багышланган муниципаль әдәби-иҗади конкурс узды 12.02.2019

12 февраля 2019 года на базе МБОУ «Джалильская гимназия» прошел муниципальный литературно-творческий конкурс «Поэт и мудрец в нем слились воедино»,посвященный 250-летию со дня рождения И.А.Крылова среди учащихся начальных классов общеобразовательных организаций Сармановского муниципального района. Учащиеся соревновались в 4-х номинациях: Рисунок «Басни дедушки Крылова», Поделки «В мире басен Крылова», «Литературная гостиная», «Инсценировка басни”.
Җәлил гимназиясендә И.А.Крылов иҗатына багышланган муниципаль әдәби-иҗади конкурс узды. Башлангыч сыйныф укучылары 4 номинациядә чыгыш ясады – рәсем, кул эшләре, мәсәл сөйләү һәм сәхнәләштерү. Укучылар барысы да югары әзерлектә килгән иде. Афәрин!!!
-
“Ел укытучысы-2019” Бөтенрәсәй һөнәри конкурсының зона этабы үтте \ Зональный этап Всероссийского конкурса профессионального мастерства “Учитель года – 2019” 11.02.2019

9 февраль көнне Мөслим районында “Ел укытучысы-2019” Бөтенрәсәй һөнәри конкурсының зона этабы үтте. Зона этабында 5 районнан иң яхшы укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Безнең район укытучылары да бик матур дәрес һәм мастер-класслары белән җюри әгъзаларын шаккатырдылар.
9 февраля в Муслюмовском районе состоялся зональный этап Всероссийского конкурса профессионального мастерства “Учитель года – 2019”. На зональном этапе приняли участие учителя из 5 района. Учителя нашего района удивили членов жюри своими выступлениями, уроками, мастер-классами.








