Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Конкурс лауреаты 28.04.2021

28 нче апрель көнне Казанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен татар телендә "Яшел сигналга сәяхәт" Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Анда Сарман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Хәлиуллина да катнашты. Ул конкурсның лауреаты булды. Аңа диплом, кыйммәтле бүләк һәм премия тапшырылды.
-
"Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы 27.04.2021

27 нче апрель көнне МБББУ "Сарман гимназиясе"ндә бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы булып узды. Конкурс 3 номинациядэ үтте: "Нәфис сүз", "Театральләштерелгән күренеш", "Мин шигырь язам". Җиңүче һәм призерларга - мәгариф бүлеге дипломнары, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Европейская неделя иммунизации 27.04.2021

В Российской Федерации и в Республике Татарстан в период с 26 апреля по 2 мая 2021 года проводится Европейская неделя иммунизации.Оснавная цель ЕНИ-2021 - повышение уровня знаний населения о значении вакцинации.
-
«Туган телем - минем байлыгым!» муниципаль шигырь бәйгесе 26.04.2021

Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Җәлил бистәсенең "Әкият" балалар бакчасында үткәрелгән «Туган телем - минем байлыгым!» муниципаль шигырь бәйгесендә 17 педагог катнашты. Чараның максаты - Габдулла Тукай иҗатын, хәзерге заман әдипләребезнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, халкыбыз тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, шул ук вакытта сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, татар шигъриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уяту, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү. Бу чара әдәби һәм сәнгатьчә зәвык тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудыру, педагогларның иҗади сәләтләрен күрсәтү, үстерү максатыннан оештырылды. Чыгыш ясаучыларның барысы да бәйгегә бик ныклап әзерләнеп килгән. Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, якташыбыз Дамир Гарифуллин һәм башка күренекле шагыйрьләребез әсәрләрен бөтен осталыклары белән яңгыраттылар. Жюри тарафыннан Якупова Р.А., Тухбатуллина Р.М., Рахимова Р.Ю. чыгышлары югары бәя алды.
-
ММО учителей математики 23.04.2021

23 апреля на базе МБОУ "Сармановская СОШ" прошло заседание ММО учителей математики. Основной темой заседания было обсуждение вопросов ГИА-2021. Также учителям были показаны мастер-классы и открытое мероприятие.
-
Призер VIII Международной олимпиады по татарскому языку 23.04.2021

Фролов Александр, ученик 10 класса МБОУ "Джалильская СОШ №2" стал призером VIII Международной олимпиады по татарскому языку. Учитель Шайдуллина Чулпан Камилевна. Молодцы! Поздравляем!
-
Өмә ясадык 23.04.2021

Санитар икеайлык кысаларында территорияне җыештырдык
-
Бөтенроссия туган тел форумы 23.04.2021

23 нче апрельдә Казанда Бөтенроссия туган тел форумы узды. Тантанада туган тел һәм әдәбият буенча уздырылган Халыкара олимпиадага нәтиҗә ясалды, МБББУ "Җәлил икенче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучысы, олимпиада призеры, Александр Фролов бүләкләнде. Шулай ук «Илһам» республика конкурсы җиңүчеләре дә бәян ителде. МБББУ "Петрова урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 7 нче класс укучысы Хаҗиәхмәтова Ләйлә бүләкләнде.
-
"Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы 22.04.2021

22 апрель көнне Җәлил зонасында бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы булып узды. Конкурс 3 номинациядэ үтте: "Нәфис сүз", "Театральләштерелгән күренеш", "Мин шигырь язам". Җиңүче һәм призерларга - мәгариф бүлеге дипломнары, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Татар малае,татар кызчыгы-2021 22.04.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Татар малае,татар кызчыгы-2021" зона конкурсы Җәлил бистәсенең 4нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында читтән торып үткәрелде.
Бәйгедә Сарман, Мөслим һәм Әлмәт районнары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 41 бала катнашты. Конкурс материаллары видеороликлар рәвешендә тәкъдим ителде. Балалар үзләренең иҗади осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр. Мәгариф бүлеге вәкилләре кергән компетентлы жюри конкурсантларның чыгышларына, иҗади якын килүләренә яхшы бәя бирделәр һәм балаларны әзерләгән педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерделәр.«Татар малае - 2021» җиңүчесе Җәлил бистәсенең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче Яруллин Азат, "Татар кызчыгы -2021" җиңүчесе - «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәйхулова Азалия . 15 катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!














