Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Петровскозаводская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423364, с. Петровский Завод, ул. Заречная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-594-41-88 |
| E-Mail: | P.Zavodskaya.Sred@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Петровскозаводская СОШ" |
| Руководитель: | Иванов Дмитрий Анатольевич |
| Год основания учреждения: | 1910 |
| У нас учатся: | 129 учащихся |
| У нас учат: | 19 учителей |
новости школы
Встреча "Листая славные страницы»
Опубликовано: 19.05.202519 майда Россия Федерациясендә балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары көне билгеләп үтелә. Күп кенә истәлекле даталар кебек үк, ул да үз тарихын совет чорыннан алып бара һәм элек Пионерия көне дип аталган. Пионерия ул дата гына түгел, ул балачак, игелек бәйрәме. Пионер хәрәкәте хәзерге вакытта да яшәвен дәвам итә.Пионерлар үз илләре һәм үз халкы мәнфәгатьләре белән яшәделәр, тормышның барлык шатлыкларын һәм авырлыкларын аның белән уртаклаштылар. Уз ватаныңның патриоты булу өчен ата – бабаларың эшләре белән горурланырга кирәк, горурлану өчен – алар турында истә тотарга кирәк, истә тоту өчен-илнең тарихын белергә кирәк. Мэктэбебезнен тәрбия буенча киңәшчесе Муллина А.Д. истәлекле көн алдыннан мәктәп активистлары өчен Фазуллина Вәсилә Ганвар кызының музейга баруын оештырды.Ул элек пионер оешмасының актив әгъзасы иде. Вәсилә Ганваровна балаларга үзе турында, аларны ничек пионер итеп алулары турында сөйләде. Һәр отряд яки дружина Герой исемен йөртә иде! Оешманың традицияләре һәм ритуаллары, шулай ук Пионериянең балаларда җаваплылык, патриотлык һәм хезмәткә мәхәббәт формалаштыруы турында сөйләде. Пионер геройлар, атрибутлар турында сөйләштек,совет чоры журналы мәкаләләрен, Пионерия турында шигырьләр укыдык.Вәсилә Ганваровна музей экспонатлары турында күп кызыклы нәрсәләр күрсәтте һәм сөйләде, сорауларга җавап бирде.
К списку новостей







