Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Петровскозаводская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423364, с. Петровский Завод, ул. Заречная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-594-41-88 |
| E-Mail: | P.Zavodskaya.Sred@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Петровскозаводская СОШ" |
| Руководитель: | Иванов Дмитрий Анатольевич |
| Год основания учреждения: | 1910 |
| У нас учатся: | 129 учащихся |
| У нас учат: | 19 учителей |
новости школы
Встреча с участником специальной военной операции.
Опубликовано: 20.03.2023Бүген, 2023 елның 20 мартында, "Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында махсус хәрби операциядә катнашучы, өлкән лейтенант, танкистлар ротасы командиры Ильясов Ильвар Илгизәрович белән очрашу узды. Күптән түгел офицер туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты һәм укучылар белән аралашу өчен туган мәктәбенә килде. Мәктәп укучылары аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр.Балалар Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сорадылар, мәктәп укучыларының хатлары сугышчан рухны күтәрүдә ярдәм итәме, сугышчыларыбызга ярдәм итәме дип кызыксындылар. Балалар алгы сызыктагыларның көннәре, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында тыңладылар.
Бу чарада Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы һәм яшьләр бүлеге башлыгы Гыйльфанов Руслан Хәмбәл улы катнашты. Үзенең чыгышында Индира Рәис кызы армиядә хезмәт итү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте. Мәктәп эскәмиясеннән армиядә булачак хезмәткә әзерләнүнең, ГТО нормаларын тапшыруның, патриотик тәрбиянең мөһимлегенә игътибар итте.
Чара барышында балалар чын геройлар янәшәдә яши, батырлык, Ватанга мәхәббәт ул- Россиянең чын гражданы сыйфатлары дигән нәтиҗәгә килделәр.
Әңгәмә ахырында балалар Ильвар Илгизәровичка нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуын теләделәр. Шулай ук укучылар исеменнән әзерләнгән бүләк тапшырдылар.
К списку новостей







