• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Петровскозаводская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ"Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Петровскозаводская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423364, с. Петровский Завод, ул. Заречная, д. 2
Телефон: +7(855)-594-41-88
E-Mail: P.Zavodskaya.Sred@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Петровскозаводская СОШ"
Руководитель: Иванов Дмитрий Анатольевич
Год основания учреждения: 1910
У нас учатся: 129 учащихся
У нас учат: 19 учителей

новости школы

Республикабыз мәктәпләрендә парламент сәгатьләре даими рәвештә үткәрелеп килә. Бу төр очрашулар укучыларның сәясәткә булган кызыксынуларын арттыра,фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Укучылар бу дәресләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар. Илдә барган яналыклар,үзгәрешләр белән танышалар. Кагыйдә буларак,парламент дәресләре сәясәт эчендә кайнаучы шәхесләр белән берлектә үткәрелә. Ил һәм көн яңалыклары уртага салып сөйләшенә, киләчәккә планнар төзелә.

Опубликовано: 12.02.2016

Петровка Завод гомуми белем бирү мәктәбендә 12 февраль көнне чираттагы парламент дәресе уздырылды. Дәрес “Шәхес. Җәмгыять. Дәүләт” темасы астында узды. Парламент сәгатенә җирле үзидарә депутатлары чакырылган иде. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Тимофева алып барды. Дәрес Татарстан Дәүләт Думасында уздырылган киңәшмәне трансляцияләү белән башланып китте. Мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова Петровка авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина белән берлектә депутатлар составы  белән таныштырды. Зилә Флеровна авыл җирлегендә башкарылган эшләрне барлады, киләчәккә планнарны әйтеп үтте. Авыл җирлегендә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнгән эшләр шактый. Уңышларда авылдашларның һәм Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның роле зурлыгын ассызыкланды. Депутатлар Дания Шәрифуллина, Илдар Ибраһимов, Мөдәррис Таҗетдинов, Нина Бурганова бүгенге көндә җәмгыятьтә күтәрелгән проблемалар, дәүләт тарафыннан кабул ителгән законнардагы үзгәрешләр белән таныштырдылар, укучыларга теләкләрен белдерделәр. 9-11 сыйныф укучылары үзләре өчен мөһим сорауларга җавап алдылар, теләкләрен белдерделәр. Аларның хыялы – авыл җирлегендә мәдәни-сәнгать, спорт объектлары, ял итү урыннары булдыру .

Парламент дәресе кысаларында алынган мәгълүмат укучылар, аларның киләчәге өчен файдалы һәм мөһим булыр дип ышанам.



К списку новостей