Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак, ул. Советская, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-594-52-22 |
| E-Mail: | M.tamakskaya.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муртыш-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Карамов Ильдар Ахтямович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | учащихся 29, воспитанников 9 |
| У нас учат: | 11 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Чаңгы юлы-2019 05.02.2019

2019 елгы Чаңгы юлын үтеп, безнең укучыбыз 1 нче урын алды! Котлыйбыз, Раиль, булдырдың!
-
Сталинград сугышы турында 01.02.2019

Сталинград сугышы тәмамлануның 76 еллыгы уңаеннан без "Форпост" эзләнү отряды белән очрашу булды. Алар безгә Зәй шәһәреннән килделәр. Үзләренең эзләнүләре, нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
-
Укытучыларыбыз чаңгыда! 31.01.2019

Мәктәбебез укытучылары педагогик хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында район күләмендә уза торган чангы ярышында. Уңышлар сезгә, коллегалар!
-
Ашагыз, кошкайлар! 28.01.2019

Укучыларыбыз көче белән кошлар өчен җимлекләр куелды.
-
Ленинград шәһәренең камалышан азат ителүенә 75ел 23.01.2019

Бүген мәктәбебездә Ленинград шәһәренең камалыштан азат ителүенә 75 ел тулу уңаеннан Мортыштамак авылы музее хезмәткәрләре "900 көнгә сузылган батырлык" темасына тәрбия дәресе үткәрделәр. Бу чара укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Республиканский родительский интернет-семинар 22.01.2019

25 января в 12.30-14.00 состоится республиканский родительcкий интрнет-семинар на тему "Здоровье и безпасность детей"
-
Хоккей-2019 20.01.2019

Мәктәбебез каршында эшләп килүче "Дулкын" хоккей командасы Сарман гимназиясенең "Олимп" командасы белән очрашты.
-
Самый грамотный ученик-2019 19.01.2019

Районкүләмендә уздырылган "Самый грамотный ученик" конкурсында катнашып, безнең укучыбыз Призер булды. Афәрин, Рүзилә! Сиңа уңышлар телибез!
-
Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары бездә кунакта 18.01.2019

Мәктәбебездә "Педагогларның һөнәри осталыгы үсеше – уңышлы белем бирүнең нигезе" темасы астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды.
Семинарда укытучылар тарафыннан ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәтелде. Үз чыгышларында укытучылар дәресләрдә туган кыенлыклар, аларны чишү юлларын һәм кулланыла торган эш методлары, алымнары турында сөйләделәр.
Утырыштан соң укытучылар Мортыштамак авылы тарихы музее эшчәнлеге белән таныштылар.
Семинарның эше нәтиҗәле булып, укытучылар үзләренә файдалы мәгълүматлар алды. -
Кышкы уеннар 12.01.2019

Авыл мәдәният йорты белән берлектә, искечә яна ел бәйрәме уңаеннан, мәктәп укучылары өчен кышкы уеннар, ярышлар оештырылды.




