Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак, ул. Советская, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-594-52-22 |
| E-Mail: | M.tamakskaya.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муртыш-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Карамов Ильдар Ахтямович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | учащихся 29, воспитанников 9 |
| У нас учат: | 11 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
“Урман атнасы-2019”акциясе 05.10.2019

5-12 нче октябрьдә Татарстанда “Урман атнасы-2019” республика табигать саклау акциясе бара. Агач утырту чарасына безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да актив катнаштылар.
Мәктәп коллективы тырышлыгы белән, Мортыштамак авылының ташландык известь карьерында 230 агач үсентесе (кура җиләге, өрәңге, миләш, нарат, шомырт үсентеләре) утыртылды.
Әлеге акциянең максаты - республикадагы урман ресурсларын баетуда гына түгел , ә укучыларда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән гыйбарәт. Шулай итеп, балаларда туган як табигатенә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбиялибез. -
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2019

Авылыбыздагы барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, укучыларыбыз авыл мәдәният йортында чыгыш ясадылар.
-
Финанс грамоталылыгы атнасы 27.09.2019

Финанс грамоталылыгы атналыгы кысаларында 9 сыйныф укучылары өчен Сбербанкка экскурсия оештырылды.
-
Сак йөрегез юлларда! 25.09.2019

Мəктəбебездə "Бердəм юл хəрəкəте куркынычсызлыгы көне" билгелəп үтелде.Укытучы Гүзəлия Фирдəвес кызы 2-4 нче сыйныф укучыларына "Сак йөрегез юлларда!" исеме астында сыйныф сəгате үткəрде. Укучылар, ЮИД отряды белəн берлектə, юл билгелəрен өйрəнделəр, дөрес төслəр кулланып светофор рəсемен ясадылар. Укытучы Резидə Рəсим кызы 5-6 нчы сыйныфлар арасында "Адымнар нык,юллар имин булсын" исеме астында викторина уздырды. Укучылар ребус, табышмаклар чиштелəр, лего жыйдылар.
-
Милли кием көне 21.09.2019

Мәктәбебездә бүген Милли кием көне узды. Укучылар дәресләргә милли киемнән килделәр, милли кием турында әңгәмәләр үтте, милли уеннар уйналды.
-
Кемдә йөзек-йөгереп чык! 21.09.2019

Милли киемнәр көнендә "Йөзек салышлы", "Түгәрәк уен" уйнадык, җырлар җырладык.
-
Милли кросс-2019 20.09.2019

Укучыларбыз район күләмендә уздырылган милли кросста катнаштылар
-
Авыл музеенда кунакта 17.09.2019

Туган авыл тарихы белән танышу максаыннан 5 сыйныф укучылары Мортыштамак авылы музеенда булдылар. Музей хезмәткәре Җәлилова Миләүшә аларны музейның экспонатлары белән таныштырып мамонт тешләре, борынгы өй, мәктәп макетлары белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Агач утырту-2019 14.09.2019

Мәктәебездә экологик тәрбиягә. табигатьне саклауга зур ихтибар бирелә. Менә буген дә мәктәп терриориясенә авылдашыбыз Фахриева Ләйсән апа алып килгән 4 төп агачны утырттык.
-
Экологик өмә-2019 14.09.2019

Мәктәптә экологик өмә үтте.




