Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак, ул. Советская, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-594-52-22 |
| E-Mail: | M.tamakskaya.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муртыш-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Карамов Ильдар Ахтямович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | учащихся 29, воспитанников 9 |
| У нас учат: | 11 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены 22.02.2025

Әлеге елның 22 февраль көнендә безнең мәктәптә чын мәгънәсендәге патриотлык рухы белән сугарылган, күңелле һәм файдалы "Аҗаган" хәрби-спорт уены узды. 1-9 сыйныф укучыларыбыз, бердәм команда булып, үзләренең җитезлекләрен һәм хәрби әзерлек күнекмәләрен күрсәттеләр.
Бәйрәм тантаналы марш белән башланып китте. Укучылар хәрби көйләргә кушылып җырладылар һәм күңелләрендә Ватанга карата чиксез горурлык хисе уянды. Көч сынашулар бик кызыклы булды: яшь армиячеләребез миналар белән флагны осталык белән эзләделәр, гранатаны төгәл аттылар. Уенның ахырында кабызган зур учак барлык катнашучыларны дуслык җепләре белән бәйләде.
"Аҗаган" уены – ул балалар өчен онытылмаслык тәҗрибә, ул аларга тормышлары дәвамында кирәк булачак.В нашей школе прошла захватывающая военно-спортивная игра «Зарница»! Ученики 1-9 классов показали свою сплоченность и отвагу, окунувшись в атмосферу армейской подготовки.
День начался с торжественной маршировки и душевного исполнения военных песен, вызвав гордость за нашу страну. Ребята проявили смекалку, искали мины и флаг, демонстрируя отличное ориентирование. На этапе метания гранаты они показали меткость и силу, а финальное зажжение костра сплотило всех в едином порыве.
«Зарница» – это отличный опыт, который останется с ребятами на всю жизнь! -
21 февраль- Халыкара Туган тел көне 21.02.2025

Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә
Туган җирем мине аңлар.
Р.Валиев.
-
Бәйрәм белән, әтиләр! 21.02.2025

Мәктәпяны балалар бакчасы балалары бүген әтиләрне бәйрәм белән котладылар. Алар өчен күңелле җырлар,биюләр башкардылар, әтиләр белән бергәләшеп уеннар уйнадылар.
-
Мәктәбебездә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. 20.02.2025

Бүген мәктәбебездә Халыкара туган тел көненә багышланган бик күңелле һәм файдалы чара узды. Әлеге чараны Җәлилова Миләүшә Тәгъриф кызы һәм Бакирова Чулпан Мәүлет кызы оештырдылар. Укучылар туган телебезгә багышланган табышмаклар чиштеләр, ребусларны җиңделәр, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Чара барышында балаларның туган телггә мәхәббәте, кызыксынуы тагын да артты. Бу көн һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды.
Сегодня в нашей школе прошло очень веселое и познавательное мероприятие, посвященное Международному дню родного языка. Организаторами этого события выступили Зялилова Миляуша Тагрифовна и Бакирова Чулпан Маулетовна. Ученики разгадывали загадки, связанные с нашим родным языком, с легкостью решали ребусы и принимали участие в различных интересных играх. В ходе мероприятия учащиеся проявили любовь и интерес к родному языку. Этот день оставил теплые воспоминания в сердцах каждого.
-
Без конкурста 20.02.2025

Башлангыч сыйныф укучылары арасында район күләмендә уздырыла торган рәсем конкурсында катнштык.
-
Без иҗади остаханәдэ 19.02.2025

Мәктәбебездә Сарман авылы балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган иҗади остаханәләр гөрләп узды! Укучыларыбыз "Пушкин картасы" ярдәмендә папье-маше техникасында үзенчәлекле брелоклар ясарга һәм энәлек-брелоклар тегү осталыгына өйрәнделәр. Әлеге чара яшь буынның иҗади сәләтен ачуга һәм гамәли сәнгатькә мәхәббәт уятуга юнәлтелгән иде.Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар яңа алымнарны бик теләп үзләштерделәр, кул эшләренә гашыйк булдылар!
Сегодня у нас прошли мастер- классы, организованные Детской школой искусств по изготовлению брелков в технике папье- маше и шитью брелков- игольниц. Мероприятие прошло в рамках программы "Пушкинская карта" и было направлено на развитие творческих способностей школьников и приобщение их к прикладному искусству.
Ребята с энтузиазмом осваивали новые техники под руководством опытных преподавателей. -
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап 18.02.2025

Илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаганда, мәктәбебездә күңелләргә үтеп керерлек, җанны тетрәндерерлек хәрби җырлар бәйгесе узды. Әлеге чара яшь буынныБөек укытучылар һәм хөрмәтле кунаклар белән бергә илебезгә карата горурлык хисе һәм Совет халкының батырлыгына баш ию теләге белән берләштерде.
Бәйгедә 2 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәрге укучыларыбыз көч сынашты. Алар жюрига халык күңеленә кереп урнашкан танылган әсәрләр белән бергә, әлегә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, әмма вакыт сынавын узган хәрби чор җырларын тәкъдим иттеләр. Һәрбер башкаручы үзенең вокал осталыгын гына түгел, ә йөрәктән чыккан хисләрен дә күрсәтергә тырышты.В преддверии празднования 80-летия Великой Победы в нашей школе с большим успехом прошел конкурс песен военных лет. Мероприятие стало ярким событием, объединившим учеников, педагогов и гостей школы в едином порыве патриотизма и уважения к подвигу советского народа.
В конкурсе приняли участие учащиеся 2-9 классов, представившие жюри как известные и любимые всеми композиции, так и редко исполняемые песни военных лет. Ребята проявили не только вокальные данные, но и артистизм, проникновенно передавая атмосферу тех героических лет. -
«Солдатка хат» акциясе 17.02.2025

Безнең мәктәптә күп кенә укучыларның катнашы белән «Солдатка хат» исемле искиткеч яхшы акция узды. Бу инициатива илебезне яклаучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм һәм күңел күтәрү максатыннан оештырылган.Укучылар хатларында күңел җылысы белән солдатларга котлаулар, теләкләр һәм хуплаучы сүзләр яздылар. Һәр хат җылылык һәм кайгырту белән тулган. Алар туганнарыннан еракта торучыларга шатлык алып килер дип ышанып калабыз.Бу акция безнең балаларда патриотизм һәм мәхәббәт хисләрен ныгыта, солдатларга ярдәм итүнең никадәр мөһим икәнен аңлата.
В нашей школе состоялась замечательная акция «Письмо солдату», в которой приняло участие множество учеников. Эта инициатива направлена на поддержку и моральное воодушевление военнослужащих, защищающих нашу страну.Учащиеся с большим энтузиазмом писали свои поздравления, пожелания и слова поддержки для солдат. Мы уверены, что каждое письмо наполнено теплом и заботой и что они принесут радость тем, кто находится вдали от родных и близких.
-
Әфганстан-йөрәк ярам.... 15.02.2025

Бүген 15 федеральдә, Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуының 36-еллыгын билгеләп үтәләр. Шул уңайдан мәктәп балалары, китапханәче һәм Колмәт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Хисамов Мансурны искә алу тантанасы узды.
-
Муса Җәлилнең иҗаты буенча шигырь бәйрәме 15.02.2025

Мәктәбебездә бүген герой шагыйь Муса Җәлилнең иҗаты буенча шигырь бәйрәме үтте. Чарада 3-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына кадәр һәм тоткынлык чорына караган шигырьләрен сөйләделәр. Укучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри: Җәлилова Миләүшә Тәгъриф кызы һәм Бакирова Чулпан Мәүлет кызы бәяләде. I урынны 7 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинова Нәзилә алды, II һәм III урынны 8 нче сыйныф укучысы Шакирҗанова Эльвира белән 7 нче сыйныф укучысы Хафизов Раяз бүлештеләр. Аларга алга таба да уңышлар юлдаш булсын!




