Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак, ул. Советская, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-594-52-22 |
| E-Mail: | M.tamakskaya.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муртыш-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Карамов Ильдар Ахтямович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | учащихся 29, воспитанников 9 |
| У нас учат: | 11 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2023

Бу көн мәктәп спортзалында дәвам итте
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2023

Аннары ике команда арасында сопрт уеннары булды.
-
21 февраля – Международный день родного языка 21.02.2023

21 февраля – Международный день родного языка. В связи с этим в школе было проведено мероприятие “Веселый татарский язык”. На мероприятии выступила сотрудница сельской библиотеки Зялилова М. Т. Учащиеся узнали о празднике, вспомнили пословицы и поговорки о языке, выучили скороговорки. Мероприятие завершилось песней "Туган тел"./ 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә “Күңелле татар теле” дигән чара үткәрелде. Чарада авыл китапханәсе хезмәткәре Җәлилова М.Т. да чыгыш ясады. Укучылар бәйрәм турында мәгълүмат алдылар, телебез турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, тизәйткечләр өйрәнделәр. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы 19.02.2023

Дәвамы.
1933 нче елда Мортыштамакта 75 мең сум колхоз акчасына элекке башлангыч мәктәп янәшәсендә җидееллык мәктәп төзиләр. Бу авыр эшкә алынучы Зарипов Салих Татарстан Мәгариф Халык Комиссариатына мәктәп төзелеше өчен 80 әрҗә пыяла, 10 тонна түбә калае сорап мөрәҗәгать итә. Район башкарма комитеты бу төзелешкә 3 мең сум акча бүлеп бирә. Шулай итеп Зарипов Салих җитәкчелегендә авыл халкы бер җәй эчендә яңа мәктәпне өлгертә. Ул чор таләпләренә туры китереп, зур- зур тәрәзәле, 9 класс бүлмәсе булган, һәр класста 35-40 бала укырлык итеп салына. Мәгариф Халык Комиссариаты мәктәп ачылуга бүләк итеп 800 сумлык әсбаплар белән Мактау кәгазе җибәрә. Директор Зарипов Салихны “Кызыл Такта”га кертү хакында карар килә.Мәктәп ачылган елны Салих абыйның укыта башлавына 25 ел тула һәм РОНО, юбилей белән котлап, костюм бүләк итә.
-
2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы 18.02.2023

Дәвамы.
1933 нче елда Мортыштамакта җидееллык мәктәп төзелә башлый.
-
2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы 17.02.2023

Дәвамы.
Отрядны звеноларга бүләләр. Звенолар арасында уку, тәртип өчен ярыш барган. Һәр көн иртән сбор үткәрелгән. Анда кичә кем ничек укыган, тәртибе, чисталыгы, уку кирәк–яраклары тикшерелгән. Яхшы укучыларны начар укучыларга шефлыкка беркеткәннәр. Бу балалар үзләренең укый–яза белмәгән ата–аналарын,күрше–тирәләрен дә укырга–язарга өйрәтергә тиеш булганнар. “Кемнең әти- әнисе тизрәк укырга–язарга өйрәнер”,- дигән ярыш барган. Һәр укучыга 8–10 кеше туры килгән. Алар кич белән шушы укучының өенә җыела торган булалар. Көндез сабан, көрәк, балта тоткан кулларына каләм тотып, сукыр лампа яктысында укырга–язарга өйрәнгәннәр. Белем аласы килү теләге шундый көчле булган. Ул вакытта халыкның күңелен ачучы да әнә шул пионер һәм комсомоллар була. Аларны культармеецлар дип йөргәннәр. Беренче тапкыр чыршы бәйрәмен дә алар оештырган.
-
Сау бул, Әлифба! 17.02.2023

Бүгенге көн 1нче сыйныф укучысы Аяз өчен бигрәк истәлекле! Ул инде зур укучы булды-Әлифбаны тәмамлады! Аяз, сиңа алга таба да уңышлар, зур җиңүләргә ирешүеңне телибез!
-
Спорт өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз өчен 16.02.2023

Спорт өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз хөрмәтенә Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илдар Нил улы мәктәпкә спорт инвентарьлары тапшырды. Балаларны сөендергәне өчен аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
15 февраля — День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества 15.02.2023

Сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Хисамов Мансур кабере янында.
-
2023 год Год педагога и наставника/ 2023 ел педагог һәм остаз елы 15.02.2023

1927 нче елның 5 нче ноябрендә Мортыштамак мәктәбендә беренче тапкыр 9 яше тулганнарны пионерга кабул итәләр. Бу бәхет укуда өлгерүче, тәртипле, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан балаларга гына эләккән. Отрядка В.И.Ленин исеме бирелә. Һәр пионерга галстук тагалар, 1 дәфтәр, 1 каләм бүләк итәләр. Отрядка 20 пионер кабул ителгән. Хаҗиева Гөлҗәүһәр, Ногманова Мөзәянә, Латыйпов Мәҗит, Маликов Мәҗит, Шәйхетдинов Галим, Гыйльфанова Саҗидә, Исмәгыйлова Нәфисә, Илдарханов Мирзахан һ.б. беренче пионерлар булганнар.




