Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак, ул. Советская, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-594-52-22 |
| E-Mail: | M.tamakskaya.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муртыш-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Карамов Ильдар Ахтямович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | учащихся 29, воспитанников 9 |
| У нас учат: | 11 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Агрокласслар программасы кысаларында Ландшафт осталыгы буенча конкурс 18.04.2024

18 апрельдә агрокласслар программасы кысаларында Ландшафт осталыгы буенча конкурс старт алды. Конкурс район мәктәпләре арасында 7 һәм 8 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Конкурсның максаты - балаларны ландшафт дизайны өлкәсендә төрле стильләр белән таныштыру һәм тәкъдим ителгән стильләргә ярашлы рәвештә үз бакчасының проектын эшләү мөмкинлеге бирү. Балаларның эш нәтиҗәләре команда белән бергә башкарылган проект булачак. Иң яхшы эшләр призлы урыннар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Конкурс дәвам итә ! Җиңүчеләр 26 апрельдән соң игълан ителәчәк.
18 апреля в рамках программы агроклассов, стартовал конкурс по ландшафтному мастерству «В поисках приключений».Конкурс проводился среди школ района, для учащихся 7 и 8 классов. Целью конкурса является познакомить ребят с разными стилями в ландшафтном дизайне и через творчество дать возможность разработать проект своего сада, в соответствии с предложенными стилями. Итогами работы ребят будет являться проект который они спроектировали совместно с командой. Лучшие работы будут отмечены призовыми местами и ценными подарками.
Конкурс продолжается ! Победители будут объявлены после 26 апреля.
#МБОУМуртышТамакскаяООШ
#СарманОбразование -
Гасыр фаҗигасе 17.04.2024

17 нче апрельдә 5-9 нче сыйныф укучылары өчен XX гасырның иң куркыныч фаҗигаләренең берсе - Чернобыль АЭС авариясенең 38 еллыгына багышланган сыйныф сәгате узды. Балалар әлеге куркыныч вакыйга белэн, авария нәтиҗәләрен бетерүдә батырлык һәм кыюлык күрсәткән кешеләрнең батырлыгы белән таныштылар.
17 апреля в 5-9 классах прошёл классный час посвящённый 38-ой годовщине одной из страшнейших трагедий XX века - аварии на Чернобыльской АЭС. Ребята познакомились с хроникой тех ужасных событий, с подвигом людей, проявивших смелость и отвагу при ликвидации последствий аварии.
#МБОУМуртышТамакскаяООШ
#СарманОбразование -
Пушкин картасы буенча укучыларга "Кулдан туку сәнгате" интерактив, белем бирү чарасы 16.04.2024

Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее 16 нчы апрельдә Мортыштамак авылы мәктәбендә Пушкин картасы буенча укучыларга "Кулдан туку сәнгате" интерактив, белем бирү чарасы үткәрде. Музей хезмәткәрләре тукучылык техникасы белән таныштырдылар, күптән онытылган һөнәрнең үсеш тарихы турында сөйләделәр, укучылар белән бергәләп туку станогында эшләп карадылар.
Музей ВОВ и краеведения Сармановского района 16 апреля в Муртыш-Тамаксой ООШ провёл интерактивное , образовательное мероприятие "Искусство ручного ткачества" по Пушкинской карте. Сотрудники музея ознакомили техникой ткачества, рассказали об истории развития давно забытого ремесла, научили работать на ткацком станке.
#МБОУМуртышТамакскаяООШ
#СарманОбразование -
«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгендә 16.04.2024

Безнең мәктәп укучылары «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» каршындагы «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгендә булдылар. Балалар модельләштерү техникасы, робототехника һәм 3D басма белән таныштылар, төрле җәрәхәтләр, киселүләр вакытында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.
Ученики нашей школы посетили Центр образования цифрового и гуманитарного профилей «Точка роста» при МБОУ «Сармановская СОШ». Дети познакомились с техникой моделирования, робототехникой и 3D печати, научились оказывать первую помощь при различных травмах, порезах.
#СарманОбразование
#МБОУМуртышТамакскаяООШ -
Һәммәбез дә өмәгә! 13.04.2024

13 апрель көнне мәктәбебездә өмә үткәрелде, анда педагоглар һәм укучылар катнашты. Өмә алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Барысы да шатланып мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр: чүп-чар җыйдылар, чәчәк түтәлләрен җыештырдылар, участокны себерделәр. Уртак көчләр белән берничә сәгать эчендә мәктәп территориясе үзгәрде, матурланып китте.
13 апреля в нашей школе прошел субботник, в котором приняли участие педагоги и обучающиеся. Перед началом был проведен инструктаж по технике безопасности во время работы на субботнике. Все с радостью приводили в порядок школьную территорию: собирали мусор, приводили в порядок клумбы, подметали участок. Совместными усилиями за несколько часов школьная территория преобразилась, посвежела.
#МБОУМуртышТамакскаяООШ
#СарманОбразование -
12 апрель Косманавтика көне 12.04.2024

12 апрель Косманавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, физика укытучысы Хамидуллина А.А. башлангыч сыйныф укучылары өчен “Йолдызлар иленә сәяхәт” дип аталган информацион сәгать уздырды. Укучылар китапханәдә булган “Астрономия һәм космос” дигән китапка күзәтү ясадылар, аннары йолдызлыклар хакында сөйләштеләр. Соңыннан йолдызлыклар картасында кайсы көнне нинди йолдызлыкларны күрергә мөмкин икәнлеген ачыкладылар.
12 апреля для учащихся начальных классов состоялось познавательное путешествие "Звездам навстречу", посвященное Дню космонавтики. Ребята окунулись в загадочный мир звезд и планет, познакомились с историей развития космонавтики. Вниманию юных путешественников была представлена книжная выставка "Астрономия и космос". Затем ребята ознакомились с картой созвездий.
#МБОУМуртышТамакскаяООШ
#СарманОбразование -
«Терроризм. Куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына сыйныф сәгате 11.04.2024

Экстремизм, терроризмны профилактикалау һәм толерантлык тәрбияләү максатыннан 6-7 сыйныф укучылары арасында «Терроризм. Куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына сыйныф сәгате узды. Укучылар террорчылык куркынычы вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерделәр, мәктәп бинасыннан эвакуацияләү планнарын кабат өйрәнделәр. Әңгәмә вакытында террорчылык эшчәнлеген хөкем итүләрен белдерделәр. Мондый вакыйгаларны бер генә кешегә дә күрергә язмасын иде, илләребез тыныч булсын, безнең тыныч илдә яшисебез, белем аласыбыз килә дигән теләктә калдылар.
В целях профилактики экстремизма и терроризма и воспитания толерантности в школе среди учащихся 6-7 классов прошёл классный час на тему «Терроризм. Правила безопасности». Обучающиеся ещё раз вспомнили правила поведения во время террористической угрозы, повторно рассмотрели планы эвакуации из здания школы. Высказали в своих выступлениях осуждение террористической деятельности, провели дискуссию «А если это случится со мной? Что делать?». Мы всем желаем мирного неба над головой, искренней радости в ваших домах и солнечных улыбок каждый день. Скажем НЕТ терроризму!
#МБОУМуртышТамакскаяООШ
#СарманОбразование -
Халыкара кошлар көне 06.04.2024

Халыкара кошлар көне - ел саен апрель башында билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм.
Кошлар безнең ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, яшелчә бакчаларын саклаучылар. Ел саен алар безгә канатларында яз алып киләләр.
2 апрель көнне мәктәбебездә Кошлар көне билгеләп үтелде. Аның максаты балаларны халыкара кошлар көне белән таныштыру иде.
Бу көнне балалар «Могҗизалар кыры» уенында катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, кошларны тавышыннан белделәр, кошлар фотосурәтләрен карадылар, викторинада катнаштылар. Шулай ук «Иң яхшы сыерчык оясы» конкурсын йомгакладылар.
Укучылар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр.
Международный день птиц - экологический праздник, который отмечается ежегодно в начале апреля.
Птицы являются составной частью природы. Это наши верные помощники, защитники лесов, полей, садов и огородов. Каждый год они приносят нам на своих крыльях весну.
2 апреля в нашей школе был организован тематический день «День птиц», целью которого было познакомить детей с международным Днем птиц.
В этот день дети участвовали в игре «Поле Чудес», отгадывали загадки, угадывали птиц по голосам, рассматривали иллюстрации и фотографии с изображением птиц, участвовали в викторине. Также подвели итоги конкурса «Лучший скворечник»
Учащиеся узнали об истории праздника, о пользе птиц, их роли в природе и жизни человека.
#МБОУМуртышТамакскаяООШ
#СарманОбразование -
«ӘйдәШаяРТ» 02.04.2024

29 март көнне район мәдәният йортында Россиядә Гаилә елы уңаеннан «ӘйдәШаяРТ»
татар КВН командалары бәйгесе үтте. Әлеге чарада безнең мәктәпнең “Мортамак борчаклары” командасы чыгыш ясады.
#МБОУМуртышТамакскаяООШ
#СарманОбразование -
Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Китапны яратып бүләк ит- 2024" сигезенче гомумроссия акциясе 14.02.2024

14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Китапны яратып бүләк ит- 2024" сигезенче гомумроссия акциясе старт алды. Мортыштамак мәктәбе хезмәткәрләре балаларны һәм өлкәннәрне дусларына һәм туганнарына китаплар бүләк итәргә яки китапханәгә алып килергә чакырдылар. Китап һәрвакыт дәрәҗәле бүләк булды һәм булып кала. Һәм бу бүләкне барыбызда көтеп ала. Яңа, кызыклы, матур китап уку - теләсә кайсы бала өчен шатлык. Балаларга шатлык өләшегез! Китапларны яратып бирегез!




