Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
Опубликовано: 09.12.2017
Һәркайсыбыз дәүләтнең бер гражданы булып торабыз. Алдагы тормышыбыз, киләчәгебез, илебез язмышы үзебездән тора. Кызганыч, дөньядагы үзгәрешләр алга киткән саен, замана чирләре баш калкыта. Шуларның берсе – коррупция. Бу бер кеше өчен генә түгел, ә халык, милләт язмышы өчен дә куркыныч.
Җәмгыять төзелешендә намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек кебек гомумкешелек сыйфатлар мәңгелек булып кала.
Әлеге дата уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар оештырылды, китапханәдә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмә урнаштырылды.
Мәктәптә укучылар белән “Коррупциягә каршы көрәш” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф сәгатьләренең төп максаты – коррупциягә каршы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату. Коррупциягә каршы тәрбия алымнары, күбесенчә, укытучының материалны ничек итеп җиткерүенә бәйле. Монда, әлбәттә, укытучының зирәклеге, методик осталыгы, психологик яктан йогынтысы зур роль уйный.
Шулай ук мәктәптә “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән рәсемнәр ясатылды. Укучылар үз эшләрендә коррупция турында нәрсә белүләрен һәм аны ничек итеп күзаллауларын башкаларга җиткерделәр.
Һәрбер күренешнең сәбәбе булган кебек, коррупциянең дә үз тамыры бар. Бу тамырны юкка чыгаруы гына бик җиңел түгел. Әмма бу битарафлык күрсәтсәң дә ярый дигәнне аңлатмый. Тамырын корытыр өчен яңа идеяләр кирәк. Халыкның мәдәнияте, белем дәрәҗәсе һәм әхлак темасы иң беренче урында торырга тиеш.
К списку новостей











