Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Cоңгы кыңгырау бәйрәме үтте 25.05.2019

Бүген Илексаз мәктәбендә 9 нчы сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 9 сыйныфны 3 укучы тәмамлый. Аларны мәктәп директоры И.И.Нуртдинов, Илексаз авылы җирле үзидарәсе җитәкчесе Гыйльфанов Ф.М., Сарман районы Пенсия Фонды җитәкчесе Харисов А.М, Мәгариф бүлегенең туклану бүлеге баш белгече Мухамадиева А.А, башлангыч сыйныф укытучылары Хуҗина З.А., сыйныф җитәкчеләре Салихова Р.Р., әти-әниләре бәйрәм белән котладылар, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр, ярышларда призлы урынны алган укучыларны, фән олимпиадаларында җиңүче булган укучыларга Мактау грамотасы тапшырдылар. Бәйрәм шатлыклы җырлар, матур шигырьләр белән бергә үрелеп барылды. Тантана 8-9 нчы сыйныф укучылары әзерләгән вальс белән тәмамланды. Соңыннан барысы да истәлеккә фотога төштеләр.
-
Игелек дәресе үтте. 22.05.2019

Бүген Илексаз мәктәбендә 1-9 нче сыйныф укучылары өчен Игелек дәресе үтте. Аны Сарман мәчетеннән Габдрахман хәзрәт үткәрде. Ул ата-ананы хөрмәт итеп яшәргә кирәклек турында сөйләде. Балаларга ата-ана хакының зурлыгы, аларны тыңлау, булышу - бәхеткә юл икәнен төшендерде.
-
Весёлые старты.Күңелле уеннар. 21.05.2019

Весёлые старты.Күңелле уеннар.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 16.05.2019

16 майда Сарманда "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда Илексаз мәктәбе командасы да катнашты (җитәкчеләр – Хисаметдинова А.Ә. һәм Сафаров И.А.).
-
Как красиво цветёт наша яблоня.Безнең алмагач хуш исләр таратып чәчәк ата. 15.05.2019

-
Расцвели наши тюльпаны.Безнең чәчәкләр чәчәк атты. 13.05.2019

-
Яшелчәләр утырттык 10.05.2019

Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары мәктәпнең тәҗрибә участогында яшелчәләр утыртуда катнаштылар. Алар суган, кишер, чөгендер утырту технологияләрен үзләштерделәр. Соңыннан чәчәкләр утырттылар.
-
Участвовали на митинге,посвящённому дню Победы.Җинү көненә багышланган митингта катнаштык 08.05.2019

-
Празднование День Победы. Бөек Җиңү көнен каршылап. 08.05.2019

Сегодня в Иляксазском сельском поселении состоялся митинг, посвященный 74-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Весь школьный коллектив принял участие в этом торжественном мероприятии. Учащиеся выступили с концертными номерами, возложили венок к обелиску.
Бүген Илексаз авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узды. Барлык мәктәп коллективы бу тантаналы чарада катнашты.Укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, обелискка венок салдылар һәм ветераннарга чәчәкләр бирделәр.
-
В рамках “Года рабочей профессии”. “2019 ел – эшче профессиясе елы” кысаларындамеханизатор һөнәре белән танышу 06.05.2019

Сегодня учащиеся Иляксазской школы в рамках “Года рабочей профессии” познакомились с профессией механизатора.
Бүген Илексаз мәктәбе укучылары “2019 ел – эшче профессиясе елы” кысаларында механизатор һөнәре белән таныштылар.











