Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 560 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Бию көне. 23.06.2015

Бүген лагерыбызда-Бию көне. Һәркем рәхәтләнеп биеде, күңел ачты. Бию элементлары кергән уеннар оештырылды.
-
Хәтер һәм кайгы көне. 23.06.2015

Бу көнне балалар белән җыелып һәйкәл янына бардык. Гөлназ Рифкатовна бик эчтәлекле итеп чыгыш ясады. Бер минут тынлыктан соң балалар үзләре ясаган чәчәкләрне һәйкәлгә куйдылар. Аннан соң һәрбер отряд асфальтка сугыш, тынычлык темасына рәсем ясады
-
Хәтер һәм кайгы көне. 22.06.2015

июнь
-
Бантиклар көне. 20.06.2015

Чираттагы көнебез-Бантиклар көне. Балаларга өй эше бирелгән иде: кем күпме булдыра ала шуның чаклы бантик тагып алып килергә. Алар арасында җиңүчеләрне билгеләдек. Көнне мода күрсәтү белән дәвам иттек. Балалар нәкъ модельерлар кебек подиумда йөреп күрсәттеләр. ”Звоночки”отряды хәтта кәгазьдән күлмәкләр дә теккәннәр иде. Күрсәтү уеннар белән аралаштырып алып барылды.Соңыннан дискотека оештырдык.
-
Кышкы азык - тал себеркесе 19.06.2015

Җәй - шундый чор инде ул: һәркем, һәрнәрсә, озын-озак кышлар киләсен уйлап, алдан ук әзерләнә. “Пчелка” исемендәге мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерендә йөрүче укучылар да кышкы азык - тал себеркесе әзерләүдә бик теләп катнаштылар. Хуш исле, җәй тәме сеңгән тал себеркеләренә кәҗә-сарык бәтиләре бик сөенер.
-
Энергетиклардан балаларга зур бүләк 19.06.2015

Энергетиклар лагерь балаларына зур бүләк ясадылар. Ял паркында алар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Берсеннән-берсе кызыклы уеннар уйнаттылар, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә өйрәттеләр. Ә иң соңыннан бүләкләрен өләштеләр.
-
Туган көнчеләр көне 18.06.2015

18 июнь. Бүген-туган көнчеләр көне. Иң беренче эш итеп җәй аенда туганнарны котлап, һәрбер отряд открытка ясады. Аннан ике командага (туган көнчеләр һәм кунаклар) бүленеп, төрле ярышлар үткәрдек. Соңыннан һәрберсенә бәйрәм уңаеннан бүләк өләшенде.
-
Кукарямба фәне мәктәбенә сәяхәт 17.06.2015

17 июнь көнне лагерь балалары Кукарямба фәне мәктәбенә сәяхәт кылдылар. Бу мәктәптә булу аларга бик ошады. Чөнки бу мәктәптәге дәресләр бары тик шаяру , елмаю, көлү , җыр-биюдән генә торды.
-
ПДН инспекторы Алиуллин Ф.Ф. белән очрашу 16.06.2015

Бүген, 16 нчы июнь көнне, гимназия яны лагеренда ял итүчеләргә әңгәмә белән ПДН инспекторы Алиуллин Фәрит Фоат улы килде. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен, велосипедта йөрү кагыйдәләрен искәртте, кичке сәгать 11 дән соң балигъ булмаган балаларга урамда йөрергә ярамаганлыгын тагын бер кат исләренә төшерде, терроризм турында сөйләде.
-
«Солнышко»дан хәбәрләр 16.06.2015

16 июнь көнне Минзәлә театры “Дүрт дус”дигән спектакль курсәтте. Балаларга чыгыш бик ошады.









