Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Джалильский детский сад №4 "Красная шапочка" общеразвивающего вида Сармановского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - Җәлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 4-нче "Кызыл калфак" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423368, Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район, пгт. Джалиль, ул.Лесная, д. 33 |
| Телефон: | +7(855)-596-76-88 |
| E-Mail: | Kr.Shapochka4.Dzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №4 "Красная шапочка" |
| Руководитель: | Сахина Венера Георгиевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 84 |
| У нас учат: | 13 |
Новости детского сада №4
“Карга боткасы”- милли бәйрәмнәребезнең күркәм үрнәге
Опубликовано: 08.04.2014
“Карга боткасы”- татар халкының иң борынгы һәм яраткан милли бәйрәмнәренең берсе. Борынгы бабаларыбыз бу бәйрәмне язны каршылап, кара каргалар кайту уңаеннан уздырганнар.
Бүген безнең балалар бакчасында “Карга боткасы” бәйрәме булып узды: уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашты. Бәйрәм уздыруның төп бурычы- балаларны татар милли бәйрәмнәре белән, борынгы бабаларыбызның гореф- гадәтләре белән таныштыру.
Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: татар милли көйләренә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Әле безнең ата- бабаларыбыз яшь чагында уйнап үскән уеннар :“Яшел яулык”, “Түгәрәк”, “Куш кулым”-хәзерге яшь буынга да бик хуш килде . Бәйрәмнең ахырында балалар “карга ” боткасы белән сыйландылар. Канатлы дусларны да боткасыз калдырмадык, аларга ботка җимлекләргә салынды.
Менә шулай күңелле узды безнең бакчада “Карга боткасы” бәйрәме.
К списку новостей
















