Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә яңа ел бәйрәме 25.12.2015

Шатланабыз сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны
Яңа елда яңа утлар
Яктыртсын яңа юлны
-
Хуш киләсең Яңа ел 25.12.2015

Яңа Елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белән
Әйдә Яңа Ел
Шатлык белән кил
Сине каршылый
Бөтен туган ил
-
Беренче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме 24.12.2015

Без бүген чыршы янында
әйлән - бәйлән уйныйбыз.
Кыш бабайны каршылыйбыз
Матур җырлар җырлыйбыз!
-
Яңа ел икенче кечкенәләр төркемкендә 24.12.2015

Без җыйналдык бүген монда
Яңа ел бәйрәменә
Яшел чыршы тирәсендә
җыр җырлап әйләнергә
-
Яңа ел иртәсе уртанчыларда 24.12.2015

Яңа ел килде, яңа ел
Кышның матур еичендә
Көмеш канатларын җилпеп,
Җем-җем энҗе эчендә
Чыршысы да өр яңа
җырчысы да өр яңа
Өр яңа чыршы очында
Яңа йолдызлар яна.
-
Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль 10.12.2015

Уртанчылар төркемендә Гөлназ Ильгизаровна балалар белән сөйләм теле үстерү шөгыле уздырды. Балалар бик актив катнаштылар, бирелгән сорауларга, төгәл җавап кайтарып, әкият төзеп сөйләргә өйрәнделәр. Сюрприз моментлары да бик кызыклы булды.Гөлназ Ильгизаровна бик тырыш, тәҗрибәле тәрбияче,шунлыктан аның эшчәнлекләре бик матур һәм мавыктыргыч булалар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә авазлар өстендә эш 09.12.2015

Бүген, Лилия Федоровна балалар белән ачык шөгыль күрсәтте. Педагог максатчан рәвештә балаларны тәкъдим ителгән һәр сүзгә аваз анализы ясарга: сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аера белергә, сүзләрне иҗекләргә бүлергә, бирелгән модельләргә туры китереп сүзләр сайларга өйрәтте. Шөгыльдә балалар белемнәрен тагы да ныгырак яхшырттылар.Уңышлар Сезгә!
-
"Алина" курчак театры 07.12.2015

Безнең балалар бакчасында Әлмәт курчак театры " Зимушка-зима" әкияте белән чыгыш ясады. Әкият матур булды һәм балаларга бик ошады.
-
Яңа Елга әзерлек башланды 04.12.2015

-
Әниләр көне белән! 29.11.2015

Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең иң кирәге сез.















