муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Открытие спортивной площадки 04.09.2014

4 сентября наш район с деловой поездкой посетили председатель Госсовета Республики Татарстан Фарид Хайруллович Мухаметшин и кандидат в депутаты Госсовета Республики Татарстан Наиль Ульфатович Маганов. В рамках этого события учителя и ученики МБОУ «Большенуркеевская СОШ» участвовали в мероприятии, приуроченном открытию спортивной площадки в МБОУ «Сакловбашская СОШ». Были подготовлены две выставки из работ учащихся и педагогов, которые вызвали интерес у присутствующих. Кроме того школа была представлена двумя сборными командами – волейбольной и легкоатлетической. Подготовка, организованность нашей делегации, дисциплина в командах заслуживает только высшей оценки.
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

-“Белем бәйрәме” безнең Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен бик күңелле уза. Быелгы тантана да һәркемнең исендә калырдай, күңелләрдә озак сакланырдай итеп оештырылды. Бәйрәмне мәктәп директоры Ләйлә Назимовна ачып җибәрде. Ул 11 классларны соңгы тапкыр “Белем бәйрәме”н уздырулары, 1 нче сыйныф балаларын Белем иленә аяк басулары белән тәбрик итте. Алдынгы укучыларга, эшләрендә уңышларга ирешкән укытучыларга грамоталар тапшырылды. Бәйрәм тантанасында әти-әниләр, ветеран укытучылар катнашты. Район хакимияте башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна, Нөркәй агрофирмасы директоры урынбасары Шәйхеразиев Хәлил Шәйхелисламович, җирле үзидарә башлыгы Гайсин Рәшит Мохтарович та мәктәп коллективын, балаларны бәйрәм белән чын күңелдән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
-
Чәчәкләрдә дөнья яме 08.08.2014

Татар халкының "Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигән бик тапкыр мәкале бар. Шуны истә тотып, мәктәпнең эчке ягын гына түгел, ә бөтен территорияне тәртиптә тотабыз. Газоннардагы үләннәрне тигезләп торабыз, чәчәклекләрдә кып-кызыл сальвияләр янып утыра, алтын-сары шарлар - бәрхет гөлләре әллә каян игътибарны үзенә җәлеп итә, төрле төстәге бакра гөлләр күзләрне камаштыра.
-
Бакчада эш тукталмый 05.08.2014

Җәй буена мәктәп бакчасында эш тукталмады. Укучылар һәм укытучылар көче белән яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерелде. Карлыган, суган уңышы җыелды, помидорлар пешеп утыра, кыяр, кабак җитеште. Әзерләгән яшелчә, җиләк-җимешләр кыш буена җитәрлек булды.
-
Яңа уку елына әзерлек 01.08.2014

Зур Нөркәй урта мәктәбе 1 нче августка яңа уку елына укучыларны кабул итәргә әзер. Барлык кабинетларга косметик ремонт ясалды: түшәмнәр агартылды, стеналар, идәннәр, парталар буялды. Якты, чиста, матур кабинетлар үзләренең хуҗаларының көч җыеп исән-имин килүләрен көтеп калалар.
-
Лагерь турында 24.06.2014

2-23нче июнь көннәрендә Зур Нөркәй мәктәбендә җәйге мәктәп яны лагеры эшләде. Анда 25 бала ял итте. Укучылар "Сандугач" һәм "Дуслык" отрядларына бүленделәр. Алар өчен төрле чаралар, экскурсияләр, уеннар, конкурслар оештырылды. Балалар лагерьга бик теләп йөрделәр, күңелле ял иттеләр.
-
Ак яулыклы әбием 29.05.2014

Гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү максатыннан МБББУ “Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең“ 7 классына оныкларына иман нурларын иңдерүче, киңәшләрен бирүче әбиләребез бәйрәм кичәсенә җыелды.
Мәктәп бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез.
-
Республика семинары 27.05.2014

Казан шәһәрендә 24-25 май көнне балаларның иҗатын үстерү һәм ярдәм итү максатыннан республика семинары булып узды.Анда балалар тарафыннан ясалган бик куп кул эшләре куелган иде. Зур Нөркәй урта мәктәбе эшләрен өстәмә белем бирү педагогы Хафизова Илсинә тәкъдим итте. Анда газетадан үреп ясалган җил тегермәне, автобус, корабль, сәгать, велосипед, вазалар күргәзмәне карап йөрүчеләр арасында зур кызыксыну уятты.
-
Экскурсияләр башланды:) 26.05.2014

Кабатланмас күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. 9,11 нче сыйныф укучылары дәүләт имтиханнары тапшыра , ә башлангычларны күңелле экскурсияләр көтә.
Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары Минзәлә елгасы буена экскурсиягә бардылар. Елганың яр буйларын, суның агым тизлеген күзәттеләр, үсемлекләр дөньясы белән таныштылар, таллыкта кошлар сайравын тыңладылар.
-
Һөнәрләр күп - кайсын сайларга? 14.05.2014

Укучыларга төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту максатыннан МБББУ «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 7 класс укучылары ОАО «Дружбанефть» нефтьчеләре янына экскурсиягә бардылар. Сәяхәт барышында андагы тормыш, нефть промышленносте белән таныштылар. Шулай ук укучыларга техника куркынычсызлыгы буенча инженер Харисов Расил Фәрит улы объектта кулланылучы технологияләр, кертелгән яңалыклар турында сөйләде.














