• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт
Телефон: +7(855)-594-80-58
E-Mail: Azalak.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Азалаковская ООШ"
Руководитель: Гайнутдинов Фирдавис Магданурович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 25 учащихся и 2 воспитанника дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы

новости школы

Встреча с солдатом!

Опубликовано: 15.12.2025

Авылга солдат кайту ул авылдашлар өчен генә түгел, күрше-тирә, таныш–белеш өчен дә олы куаныч. Солдат аналары өчен сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр. Бүген туган ил алдында куелган изге бурычын үтәп, туып-үскән җиренә, газиз әнисен, сеңлесен, туганнарын, дусларын сагынып, намусына тап төшермичә, Сагдиев Ильдар Эдуард улы туган йортына әйләнеп кайтты. Мәктәбебезгә кереп укытучылар, укучылар, кечкенәләр белән очрашырга, аралашырга да вакыт тапты. Укучылар солдат сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Ильдар абыйлары Чита шәһәрендә, танкист булып хезмәт итүе турында сөйләде. Егетләргә армия хезмәтеннән курыкмаска, авырлыклар алдында каушап калмаска, спорт белән шөгылләнеп, батыр, кыю булып, туган илебезне яратып үсүләрен теләде. Әйе, Ватанны, туган нигезне, туган җирне, әти-әни, дуслар, туганнарны саклау, яклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Ватан алдында изге бурычын үтәп кайткан, уңышлы хезмәте өчен алган значоклары, рәхмәт хатлары иясе Сагдиев Ильдарга алдагы тормышында зур уңышлар теләп калабыз! Зур сөенеч бүген авылыбызда - Солдат кайтты хәрби хезмәттән Каршы ала дуслар, күрше - күлән Мул табында зур сый хөрмәттән. Бәхетле бул, Ильдар, һәрчак сиңа Юлдаш булсын шатлык, куаныч! Бул син газиз әнкәң һәм сеңлеңә Олы терәк, олы юаныч!


К списку новостей