Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
| E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
| Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 2 воспитанника дошкольной группы |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Китапханәдә кунакта 10.06.2021

Китапханәдә кунакта.
Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Китап - белем чишмәсе, дигән халык.
Шуңа да балада китап укуга кызыксынуны нәни чагыннан ук тәрбияләргә кирәк. Азалак авылы китапханәчесе Раупова Ильмира, шул асылны күз уңында тотып, бүген безне китап патшалыгына кунакка чакырды. Рәсемнәр ясадык, пазллар җыйдык, китаплар укыдык. Ильмира апалары татар язучыларының әкиятләре белән таныштырды, иң кызыклы урыннарын укып та күрсәтте. Китапханәче көләч йөзе, ягымлы карашы һәм тыныч тавышы белән балаларның игътибарын җәлеп итте, күңелләренә ачкыч тапты. Балалар әңгәмәне сулыш алырга да онытып, кызыксынып, игътибар белән тыңладылар. Китап белән дус булырга, аның битләрен ертмаска кирәклеген дә күңелләренә салып куйдылар.
-
Татар халык уеннары 07.06.2021

Балалар "Кәрия-Зөкәрия", "Чума үрдәк, чума каз", "Ак калач" кебек татар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре , йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, кешелеклелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары - җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар 05.06.2021

"Бүгенге көнебезне саф һавада төрле кызыклы уеннар уйнап үткәрдек. Бик күңелле булды, вакытның үткәнен сизми дә калдык", - ди лагерьга йөрүче балалар.
-
Урманга сәяхәт 03.06.2021

Лагерь бүген урманга сәяхәткә барды. Урманга керер алдыннан төп өч кагыйдәне истә тотарга кирәк: шаулама, чүпләмә, рәнҗетмә! Без бүген урман дуслары булдык!
-
Лагерь- 2021 01.06.2021

1 июнь көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Күңелле балачак" ял лагеры эшли башлады. Биредә 15 бала күңелле һәм файдалы ял итәчәк.
-
Правила безопасного поведения на дорогах 25.05.2021

25 мая начальник отделения а Сармановском районе ГБУ БДД Ситдикова Алсу Разиновна провела с детьми дошкольной группы профилактические беседы о правилах безопасного поведения на дорогах.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 20.05.2021 ХI нче районкүләм "Җырлы балачак илендә" конкурсында безнең "Шатлык" бию төркеме 1 нче урынны яулады.Уңышлары белән котлыйбыз!

-
Волейбол ярышы 19.05.2021

19 нчы май көнне Гомумроссия мәгариф Профсоюзы тарафыннан игълан ителгән "2021 ел - Спорт, сәламәтлек һәм озын гомер елы"на багышланган волейбол ярышында безнең мәктәп коллективы актив катнашты.
-
Расписание проведения ОГЭ 18.05.2021

Перед ОГЭ пройдут контрольные работы. Каждый выпускник должен выбрать один предмет. Результаты контрольных не будут влиять на получение аттестата и допуск к итоговой аттестации. 18 мая – биология, литература, информатика и ИКТ; 19 мая – физика, история; 20 мая – обществознание, химия; 21 мая – география, иностранные языки.
-
Весенняя неделя добра/Язгы шәфкатълелек атналыгы 12.05.2021

Весенняя неделя добра проводится с 1997 года. Ее целью является развитие в нашей стране добровольчества как важного способа решения социальных проблем и повышения гражданской активности населения.















