Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
| E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
| Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 2 воспитанника дошкольной группы |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Единый урок безопасности в сети Интернет! 09.10.2025 Единый урок безопасности в сети Интернет! В нашей школе прошел Единый урок, посвященный безопасности в сети Интернет! Этот важный проект призван научить детей безопасному поведению в цифровом мире и привлечь внимание родителей и педагогов к этой актуальной проблеме.

-
Осенние поделки! 08.10.2025 МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" нең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүче Саетгалиев Реналь һәм Шафигуллина Лилия көз темасына эшләнмәләр ясап алып килгәннәр. Эшләнмәләре бик матур килеп чыккан. Афәрин Реналь һәм Лилия!

-
Слова благодарности! 07.10.2025 Мәктәбебезгә 1️⃣0️⃣0️⃣ ел тулуга әзерлек уңаеннан, мәктәпкә керү-чыгу баскычы мәйданчыгына ремонт ясалды. Мәктәбебезнең йөзе, күрке булган баскыч мәйданчыгын ремонтлауда, безнең күптәнге хыялыбызны тормышка ашыруда финанс ягыннан зур ярдәм күрсәткән Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына, эшне тиз һәм оештырылган төстә башкарган ООО "Теплострой" җәмгыяте директоры Солтанов Радик Раушан улына, аның хезмәткәрләренә мәктәп администрациясе, укытучылар, укучылар, әти-әниләр, мәктәп хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз!

-
РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ. ТЕМА: «ЧТО ТАКОЕ УВАЖЕНИЕ?» КО ДНЮ УЧИТЕЛЯ. 06.10.2025 Цель занятия в 1-9 классах: формирование представлений о значении уважения в человеческих взаимоотношениях, о роли и значении профессии учителя для общества и каждого человека; формирование осознанного уважительного отношения к людям, результатам их труда, обществу, культуре и окружающей среде; повышение мотивации к ответственному поведению и самосовершенствованию.

-
5 октября - Всемирный день учителя! 05.10.2025 Бүген 5 нче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

-
День Учителя в школе! 04.10.2025 Шушы көннәрдә илебезнең барлык мәктәпләрендә Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булуны – зур бер батырлык диеп әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Безнең Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары да нәкъ шундыйлардан. Алар үз талантларын, үз белемнәрен башкаларга бирүчеләр, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белүчеләр. Моның өчен чыннан да укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәктер. Укытучы булу, алар өчен һөнәр генә түгел, ул – аларның язмышы! Алар балаларны белем дөньясына алып керүчеләр, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтүчеләр. Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Безнең мөгаллимнәребез гомерләре буе белемнәрен үстерәләр, өйрәнәләр, үзләренең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләр, көчле ихтыярлылар, иң сабыр кешеләр. Укытучыларыбыз, чын мәгънәсендә балаларны яратучылар, хөрмәт итүчеләр, барачак юлларында маяк булып торучы изге затлар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки алар ШӘХЕС тәрбиялиләр. Укытучыларыбызның үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер. Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәләрен, белемнәрен балаларга бирәләр, күңел җылыларын өләшәләр. Менә шундый олы хөрмәткә лаек укытучыларыбыз хөрмәтенә бүген безнең мәктәбебезнең 7 нче класс укучылары, класс җитәкчеләре Галимзянова Г.Р. белән берлектә, укытучыларны хөрмәтләп матур җырлардан, шигырьләрдән торган матур чара күрсәттеләр. Барлык класс укучылары да укытучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Эчтәлекле, матур бәйрәм өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

-
Наши дорогие Учителя! 04.10.2025 Учителя нашей школы самые талантливые и сердечные учителя! Наша школа – это вы, ваш труд, ваше терпение, ваша забота о детях, ваши знания, ваше неисчерпаемое вдохновение и ваша неиссякаемая вера в профессию! Пусть ваша доброта вернется вам бесконечным счастьем и благодарностью учеников! Примите самые искренние поздравления с профессиональным праздником! Крепкого вам здоровья, душевных сил и гармонии в сердцах! Учитель - это больше, чем профессия. Учитель - это жизнь! Мы Вас очень любим!

-
Сельскохозяйственная ярмарка 03.10.2025 Бүген Сарманда үзәк базар территориясендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Азалак төп гомуми белем бирү коллективы актив катнашты.

-
Уважаемые ветераны педагогического труда! 02.10.2025 Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз! Сез күп еллар мәктәбебездә хезмәт юлын үтеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребез. Үзегезнең бөтен тормышыгызны, тырышлыгыгызны балалар тәрбияләүгә, мәктәбебез данын күтәрүгә бирүчеләр. Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән тәбрик итәбез! Ветеран укытучыларыбызга тәрбия һәм мәгарифкә керткән зур өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре белдерәбез! Сез безнең өчен мәңгегә зирәклек, профессиональлек һәм үз эшегезгә чиксез мәхәббәт үрнәге булып каласыз. Бүгенге көндә дә без сезне бары тик хөрмәт белән искә алабыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер телибез! Бәйрәм белән, сезне, хөрмәтлеләребез!

-
1 октября - Международный день пожилых людей! 01.10.2025 Ел саен, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Мәктәп коллективындагы өлкән остазларыбыз, бүгенге көндә лаеклы ялдагы ветеран укытучы, тәрбиячеләребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән! Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, Күңелләрдә булган саф хисләр, Озын гомер, якты, тыныч тормыш – Безнең сезгә әйтер теләкләр.
















