Шулай ук, бүген Сарман кино челтәреннән кино куючылар безгә Мостай Кәримнең повесте буенча куелган "Отряд Таганок" нәфис фильмын күрсәттеләр.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
| E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
| Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 2 воспитанника дошкольной группы |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Без тынычлык телибез! 14.06.2022

Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерына йөрүче балалар "Без тынычлык телибез!" темасына рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты.
Кирәкми безгә сугыш.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
-
12 июнь -Россия көне 12.06.2022

12 нче июнь-Россия көне.
Шул уңайдан, "Күңелле балачак" мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән эчтәлекле беседалар үтте. "С чего начинается Родина?" җырын өйрәндек. Соңыннан Россия көненә багышлап күмәк эш эшләдек. Бер-беребезне бәйрәм белән котладык, дөньяларыбызның тыныч һәм имин булуын теләдек.
-
Үсемлекләр дөньясына сәяхәт 10.06.2022

Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерының 9 нчы көне.
Көнебезне үсемлекләр дөньясына багышладык. Нәтиҗәдә үз кулларыбыз белән бик матур картина иҗат иттек. Ул бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты.
-
Коррупциягә "Юк" дибез 09.06.2022

Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерының 8 нче көне.
"Күнелле балачак" мәктәп яны ял лагере үз эшен коррупциягә каршы көрәш белән дәвам итте. Укучыларга коррупция төшенчәсе аңлатылды, презентация күрсәтелде, балалар эчтәлекле рәсемнэр ясадылар.
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 07.06.2022

Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерының 6 нчы көне.
6 июнь - рус халык шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан көнебезне аның иҗатына багышладык. Китапханәгә экскурсиягә төштек, Ильмира апа А.С.Пушкин иҗаты белән якыннан таныштырды. Соңыннан А.С.Пушкин әкиятләренә рәсемнәр ясадык.
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 06.06.2022

Бүген балаларда йорт һәм кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уенчык хайваннардан күмәк эш башкардык. Эшебез бик бай һәм эчтәлекле килеп чыкты. Кыргый һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрне баеттык, аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында да сөйләштек. Без нинди генә очраклар булса да аларны рәнҗетергә ярамаганлыгын беләбез. Табигать тарафыннан уйлау, сөйләшү кебек сәләтләр бирелмәсә дә, алар да бит җан ияләре! Алар да яратканга-ярату, ачуга-ачу, үчкә-үч белән җавап бирә ала икәнен онытмаска кирәк!
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 06.06.2022

Бүген мәктәп яны лагерының 3 нче көне. Бүген без китапханәгә экскурсиягә бардык. Ильмира апа "Коррупциягә юк!" темасына әңгәмә үткәрде. Ришвәтчелек, ришвәт алучының да, бирүченең дә закон бозулары турында аңлатып китте. Безгә киләчәктә мондый юлларга басарга ярамаганлыгын искәртеп үтте. Эчтәлекле, файдалы әңгәмә өчен Ильмира апага зур рәхмәт!
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 02.06.2022

Бүген мәктәп яны лагерының 2 нче көне. Бүген көнебезне үзебезнең сәламәтлекне кайгыртудан башладык. Авылыбызда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына бардык. Гөлнара апа буйларыбызны, авырлыгыбызны, кан басымнарыбызны үлчәде, кайбер чисталык, бөҗәкләрдән, үсемлекләрдән саклану чараларын аңлатып китте. Һәр кеше өчен үзенең сәламәтлеге беренче урында торырга тиеш, шуңа күрә без һәрберебез сәламәтлегебезне кечкенәдән кайгыртабыз, саклыйбыз! Безнең сәламәтлек турында һәрдаим кайгыртып торучы Гөлнара апага зур рәхмәт!
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 01.06.2022

Бүген безнең Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Күңелле балачак" ял лагеры эшли башлады. Лагерьны ачу Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында флаглар күтәрү белән башланды. Биредә 15 бала күңелле һәм файдалы ял итәчәк????
Бүген, 1 июнь балаларны яклау һәм саклау көне дә! Шул уңайдан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә күңелле уеннар оештырылды.
Балалар безнең дәвамыбыз, алар безнең яңа буын, безнең җаныбызның, тәнебезнең бер өлеше. Алар безнең кебек елмаялар, безгә ошап үсәләр, безнең гадәтләрне кабатлыйлар. Алар Аллаһы биргән мәхәббәт җимешләребез. Алар гомер буе мәхәббәттә, әти-әни назын тоеп яшәсеннәр. Бәхетле балалар күп булсын. Без әти-әниләрнең бу беренче бурычы! Гаилә институты нык булырга тиеш! Шул вакытта гына ятим балалар күп булмас.
Яратыйк, кадерлик, яклыйк, саклыйк балаларны тормыш әчеләреннән. Үстерик, белем бирик, барысы да чын кешеләр булып үссеннәр. Көч бирик, илһам бирик, мөмкинлекләр бирик. Һәм иң мөһиме - дөрес, ныклы тәрбия бирик балаларга. Шуннан соң гына балаларыбыз якланган да, сакланган да булыр! Һәрнәрсәне үзебездән башлыйк!
Балаларыбыз бәхетле булсыннар!!!
-
Чыгарылыш-2022 30.05.2022

Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр.
Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре , әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.















