Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Альметьево, ул. Л.Рахматуллина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-23-34 |
| E-Mail: | Almet.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альметьевская СОШ им. М.Рамзи" |
| Руководитель: | Шигапов Ильнар Зуфарович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 114 учащихся и 6 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Котлыйбыз! 02.03.2016

М. Җәлил туган көненә багышланган чараларда мәктәбебез укучылары актив катнашып, 3 нче класс укучысы Насибуллина Алия һәм 4 нче класс укучысы Шаймарданов Илназ диплом белән бүләкләнделәр.
-
Поздравляем! 02.03.2016

Поздравляем Насибуллину Айсылу ,победителя в номинации "Самый добрый вожатый" в конкурсе "Замечательный вожатый".
-
Бездә РМО 26.02.2016

19 нчы февраль көнне Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сарман районы өстәмә белем бирү педагогларының РМО сы узды. Семинар “Авыл мәктәпләрендә класстан тыш чараларның уздырылуы “ темасы астында үтте. Семинарны өстәмә белем бирү педагогы Галиева Лилия Әзһәт кызы уздырды. Ул килгән педагогларга дәресләрдән соң үтә торган түгәрәкләрнең төрләре, эшчәнлекләре белән таныштырды.Мәктәптә эшләп килүче “ Яшь талантлар “ түгәрәгеннән ачык шөгыль һәм “Койрыклар” дигән курчак театрын күрсәттеләр.”Фоторамкалар ясау”дигән темага мастер класс узды. Соңыннан түгәрәк өстәл үткәрелде. Өстәмә белем педагогларының эшчәнлекләренә анализ ясалды,бурычлар куелды. Семинар файдалы һәм эчтәлекле булды.
-
Математика атналыгы 26.02.2016

Әлмәт төп гомумбелем бирү мәктәбендә 15-20 февральдә математика атналыгы узды. Атналыкта кызыклы мәсьәләләргә конкурс үткәрелде,кечкенә һәм югары класс укучылары викторина сорауларына җавап бирделәр. "Халык педагогикасы һәм математика" дигән класс сәгате уздырылды, укучылар белән берлектә "Яшь математик" газетасы чыгарылды. Математика атналыгы кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2016

Хөрмәтле ир- ат укытучыларыбыз, малайлар һәм егетләр! Сезне чын күңелебездән 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз. Сез булганга имин булып ата таңнар. Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар. Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр. Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
23 нче февраль 22.02.2016

Хәрби-патриотик айлыкта мәктәбебез укучылары авылыбызның геройлар исеме язылган һәйкәлгә венок салдылар.
-
Аҗаган-2016 22.02.2016

Бүген мәктәбебездә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены булып узды. Укучылар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, көчләрен күрсәттеләр.
-
Инглиз атналыгы. 18.02.2016

Әлмәт гомумбелем бирү мәктәбендә 8-13 февральдә инглиз теле атналыгы узды.Атналыкта югары класс укучылары викторина сорауларына җавап бирделәр,кечкенә класслар инглиз телендә җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.Изге Вәли көне дә мәктәбебездә бик кызыклы үтте.Бу рәсемдә шушы атналыкта җиңгән укучыларны күрәсез.
-
Туган тел атналыгы. 17.02.2016

Туган тел атналыгында мәктәбебездә төрле чаралар уза.15 февральдә, Муса Җәлил, туган көнендә китапханәдә шагыйрь иҗатын искә төшердек.Аның турында фильм карадык.Укучыларда чаралар зур кызыксыну уятты.Туган телебез турында класс сәгатьләре дә уза.
-
Лыжня Татарстана-2016 15.02.2016

Укучыларыбыз "Лыжня Татарстана-2016" ярышында катнаштылар











