Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229
-
02.03.2011

Гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү дәвамлы эш ул. Айлык тәмамланса да сыйныфларда Бөек Ватан сугышы темасына карата тәрбия дәресләре узу дәвам итә. Бүген 8 нче сыйныфларда
“Булмасын ул, булмасын,
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч
Булсын бөтен ил тыныч” исемендә тәрбия дәресе узды.
-
01.03.2011

-
28.02.2011
26 нчы февраль көнне мәктәп яны шугалагында "Вымпел" һәм "Тимершык" командалары арасында очрашу булды. Нәтиҗә “Вымпел” командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
26.02.2011

Бүген, 26 нчы февраль, Кәримова Гүзәл һәм Хафизов Хәдис өстәл теннисы буенча район күләмендә үткәрелгән ярышта катнашалар. Аларга уңышлар телибез!
-
25.02.2011
25 нче февраль көнне М.Фәйзиев истәлегенә багышланган татарча көрәш буенча бәйге булды. Бу көрәштә безнең мәктәбебездән 6 укучы: Фәтхриев Илдус, Багавиев Ирек, Фәтхриев Ирек, Гайфуллин Айдар, Халиков Мөнир, Мубаракшин Айнурлар катнашты. Алар уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
24.02.2011

Кичә 23 нче февраль көнне район мәдәният йортында "Сихри моңнар" дип исемләнгән концерт булды. Әлеге концертта безнең мәктәбебездән Галәвиев Рамазан (5 класс), Кәримова Гүзәл (6 класс), Шакирҗанова Ләйлә (7 класс), Габдрахманов Зөлфәт (7 класс) катнашты. Укучылар уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Котлыйбыз! 23.02.2011

Хөрмәтле ир - ат укытучыларыбыз, укучы егетләребез! Сезне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар телибез.
-
"Беркем дә, берни дә онытылмый!"
22.02.2011
22 нче февраль көнне 8 нче сыйныфларда "Беркем дә, берни дә онытылмый!"-дигән темага ачык класс сәгате үткәрелде.
-
Тестирование
21.02.2011
21 нче февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары 4 фәннән тест эшләделәр.
-
19.02.2011
19 нчы февраль көнне мәктәп яны шугалагында “Вымпел” һәм “Шәмәрдән” командаларының чираттагы очрашуы булды. Нәтиҗә “Вымпел” командасының җиңүе белән тәмамланды.










