Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Россия Конституциясенә - 20 ел 03.09.2013

Быел 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тула. Шушы истәлекле дата уңаеннан Россия Дәүләт Думасы һәм Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән 2сентябрьдә мәктәпләрдә ачык дәресләр үтте. Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә класс җитәкчеләре, тарих укытучылары белән берлектә "Россия Конституциясенә 20 ел" дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Башлангыч сыйныфларда Дәүләт символлары булган флаг, герб, гимн турында сөйләнсә, югары сыйныфларда презентацияләр күрсәтелде.
-
1 сентябрь 01.09.2013

Бүген 1 сентябрь көнне мәктәптә белем Бәйрәме һәм яңа уку елы 2013-2014 аяк басабыз. Иртәге көннән мәктәптә укулар башлана. 5 укучыбыз 1 сыйныфка укырга килә. Төкле аягыгыз белән нәниләребез!
Барыгызны да яңа уку елы белән чын күңелебездән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, сәламәтлек, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар телибез.
-
"Зеленая Россия" 31.08.2013

Бүген "Зеленая Россия" акциясе буенча мәктәп территориясендә өмә оештырылды.
-
Укытучылар спартакиадасы
26.08.2013
26-27 август көннәрендә районыбызда Укытучылар спартакиадасы үткәрелә. Безнең укытучыларыбыз да барлык төр ярышларда да катнаша.
-
Август киңәшмәсе 23.08.2013

Бүген август киңәшмәсенең пленар өлеше. Бәйрәмдә күп еллар нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Фатхриева Р.Х. Татарстан Республикасы, Хазиева А.Р. район мәгариф бүлеге Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз, алдагы эшләрендә дә зур уңышлар телибез!
-
Секция эшләре
20.08.2013
19-20 августта укытучыларның рус теле, информатика, физика, инглиз теле, татар теле һ.б предметлар буенча август киңәшмәсенең секция эшләре оештырылды. Татар теле укытучысы Галимуллина Д.Г. , технология укытучысы Каримова Р.Р. , химия укытучысы Хазиева А.Р. һәм физика укытучысы Хәсәнова М.М. докладлар белән чыгыш ясадылар.
-
Конкурста җиңү 19.08.2013

"Иң яхшы башлангыч сыйныф методик берләшмәсе" район конкурсында 2 сыйныф укытучысы Гумерова Р.Т. җиңү яулады. Аны чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы эшләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Конкурска әзерләнәбез
15.08.2013
Бүгенге көндә Саба муниципаль районының өч мәктәбе: Юлбат, Эзмә, Килдебәк гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныфлар методик берләшмәләре “Иң яхшы башлангыч сыйныф методик берләшмәсе” исемендәге район конкурсына әзерләнә.
-
Тәҗрибә участогында 13.08.2013

Укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүләрен дәвам итәләр. Хәзерге вакытта кыяр уңышын җыю һәм эшкәртү буенча эшчәнлек алып барыла. Укучылар үзләренең практик эшчәнлекләренә бик җаваплы карыйлар, чәчәк түтәлләре мәктәп территориясен аллы-гөлле төсләр белән бизәде, кишер, чөгендер кишәрлекләреннән алда мул уңыш алыныр.
-
01.08.2013
30 июль Шахматчылар көне уңаеннан Арчада республикакүләм ярыш уздырылды. Хатын-кызлар арасында үткәрелгән шахмат ярышында Юлбат урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова III призлы урынга лаек булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләк һәм грамоталар тапшырылды. Гүзәлне уңышлары белән котлыйбыз!










