муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Филиал яңалыклары. 3 июнь - Велосипедта йөрү көне. 03.06.2022
-
Филиал яңалыклары. 2 июнь - Дөрес туклану көне! 02.06.2022
Балалар белән дөрес туклану нигезләрен крадык. Сәламәт туклану аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Кайбер илләрдә халык җитәрлек туклана алмый, ә кемнәрдер фаст-фуд, артык баллы, майлы ризык ашап, организмын боза. Ике очракны да дөрес туклану дип әйтеп булмый. Артык гәүдә авырлыгы җыю, симерү кебек процесслар да шуңа бәйле. Дөрес туклану яшәү рәвешенә әверелерсен иде.
Нәрсә соң сәламәт туклану? Ризык энергетик һәм туклыклы матдәләргә бай булырга тиеш. Анда аксым, углевод, файдалы майлар, микроэлементлар һәм витаминнар җитәрлек күләмдә булса яхшы. Пешкән камыр һәм кондитер ризыкларын чамадан тыш куллану йөрәк, диабет, сосудлар авыруларын китереп чыгаралар, инсульт, инфаркт очракларын арттыралар.
Иң файдалы ризыклар – яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез балыгы, майсыз ит, яшеллек, чикләвек, орлыклар. Алар, сәламәт булып, озак яшәргә теләгән һәр кешенең көндәлек менюсында булырга тиешлеген аңлаттык. -
Филиал яңалыклары. 1 июнь - Балаларны яклау көне. 01.06.2022
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач. -
Филиал яңалыклары. Сау бул бакча! 29.05.2022
Җитте хушлашу сэгате
Сау булыгыз, барчагыз!
Сау булыгыз, апалар!
Без сезне онытмабыз.
Көйсезләнсәктә, еласак та,
Сез гел сабыр булдыгыз.
Безнең баштан сыйпап торды
Сезнең йомшак кулыгыз.
-
Филиал яңалыклары. Тәрбияче һөнәре белән таныштыру. 23.05.2022
23 май көнне мәктәп балаларын һөнәрләр белән таныштыру чарасы булды
-
Филиал яңалыклары. Тереклекне күзәтәбез. 16.05.2022
Табигать кочагында уйнавы рәхәт.
-
Филиал яңалыклары. Бакчабызга кечкенә Муса килде. 16.05.2022
-
Бөек Җиңү көне! 09.05.2022
Җиңү килде, җирне нурга күмеп,
Балкып атты Бөек Җиңү таңы!
Картаймасын әле Ветераннар!
Яшәсеннәр әле, тагы,тагы!
-
Филиал яңалыклары. Җиңү көне! 08.05.2022
Хөрмәтле сугыш ветераннары!
Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
-
Мәдәният йортында "Ромашка" балалар бакчасының 2 сәгатьлек зур концерты. 29.04.2022