Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Филиал яңалыклары. Әвәләү эшчәнлеге 12.01.2023
Тема: "Кышкы уеннар"
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
Режим вакытында уйнау 11.01.2023
Балалар режим вакытында "Калач", "Дүрт дус", "Өч кыз" әкиятләрен рольләргә бүленеп уйнадылар.
-
Филиал яңалыклары. Яңа ел белән! 31.12.2022
Туган җиребезгә Яңа ел килә. Куян елы.
Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге 29.12.2022
Балалар кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә Африкада яшәүче малайга хат белән кар бөртекләре юлладылар
-
Конкурс "Новогодняя открытка" 29.12.2022
Район күләмендә үткәрелгән "Яңа ел" открыткасы конкурсында безнең бакчабыз 3 урын алды. Әти-әниләребезгә актив катнашканнары өчен бик зур рәхмәтләребезне белдерзбез. Афәрин!
-
Математика эшчәнлеге 28.12.2022
Математика эшчәнлегендә предметларны төсе, формасы һәм зурлыгы буенча аерырга, атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтергә өйрәндек.
-
Саф Һава- тәнгә дәва. Урамда күңелле. 27.12.2022
Балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, мәктәп балалары ясаган сыннарны карадык.
-
Режим вакытында раскраска буяу 26.12.2022
Балалар режим вакытында Незнайка алып килгән раскраскаларны буядылар.
-
Филиал яңалыклары. Хуш киләсең - Яңа ел! 24.12.2022
Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында
Барыбызга бүләк табылсын.Бәхетсезгә бәхет алып килсен.
Сырхауларны чирдән коткарсын.
Һәрбер бала газиз балачагын
Әни кочагында үткәрсен.Теләк-хыялыбыз чынга ашсын.
Берсен-берсе тапсын ялгызлар.
Чәчен чәчкә бәйләгән парларны
Көтсен алда матур язмышлар.Барыбызның да бит хыяллар бар,
Ничек ирешергә белмәгән.
Кыш бабайның бүләк капчыгыннанЧыксын иде үзе теләгән.
-
Хуш киләсең,Яңа Ел! 24.12.2022
Бездә бүген Яңа Ел
Кунакка килгән зур чыршы,
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.Кызлар, малайлар уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!