МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Гали белән кәҗә" 26.04.2014

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 26.04.2014

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген,
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:
“Ул киенгәндер!”- дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәрбер җирдә бер төрле хуш ис аңкуын:
“ Ислемай сөрткән икән дөнья!”-дидем, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен:
Ансы да сөйли тагын: ”Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
-
"Кызыклы шәкерт" 26.04.2014

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул! -
"Бала белән күбәләк" 26.04.2014

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
-
"Хезмәт төбе - хәзинә" 19.04.2014

Хезмәт-дөньяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул. Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара.
Балада хезмәткә мәхәббәтне ул бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа "хезмәт сөючәнлек дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала.
Бу атнада шушы темага багышлап әңгәмәләр үткәрелде, хезмәт турында шигырьләр өйрәнелде. Төрле профессия кешеләре турында презентацияләр каралды. Йомгаклау чарасы итеп мәктәпкә экскурсия ясалды. Балалар укытучы һөнәре белән якыннан таныштылар.
-
"Космонавт булабыз дип 12.04.2014

Космонавт булыйм дисәң,
Кирәк чынлап ныгырга;
Курыкмаска, өйрәнергә,
Төрлечә чыныгырга.
-
"108 минут Гагарин белән" 12.04.2014

Бу атна "Галәм киңлекләрен" өйрәнү атналыгы булды.Максат:Балаларның галәм киңлекләре, Кояш системасы планеталары һәм йолдызлыклар турындагы элементар күзаллауларын формалаштыру. Атна барышында бу темага карата рәсемнәр ясалды, шигырьләр өйрәнелде, әвәләү эшчәнлегендә "Инопланетяннарны" әвәләп ясадык.Йомгаклау чарасы итеп "108 минут Гагарин белән" дигән эшчәнлек үткәрелде һәм презентация каралды.
-
"Уен кораллары белән танышабыз" 05.04.2014

-
"Безнең ансамбль" 05.04.2014

-
"Җәмәгать урыннары." 05.04.2014

Бу атна "Җәмәгать урыннары" атналыгы булды. Барча халык ял итеп күңел ачканда, алар эшли. Һәр көн саен алар тирә-якка җылылык һәм шатлык тарата, тормышыбызны ямьләндерә. Алар — мәдәният хезмәткәрләре. Бу һөнәр ияләре, гадәттә, башкаларны данлый. Бәйрәмнәр, концертлар оештыра, балаларның һәм өлкәннәрнең күңелен күтәрә.Балалар белән мәдәният йорты хезмәткәрләренең эшләре белән таныштык. Мәдәният йортына экскурсиягә бардык.Мәдәният йортында эшләүче Илшат Шарифуллин балаларны уен кораллары белән таныштырды.








