Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Новости
"Күркәм гаилә" конкурсы
Опубликовано: 05.10.20154 октябрьдә Саба Мәдәният сараенда “Гаилә һәм мәктәп” журналының бөтенроссия күләмендәге проекты – “Күркәм гаилә-2015” бәйгесе гөрләп узды. Бәләкәй һәм мәктәп яшендәге балалары булган, башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр көч сынашты анда
Саба районы мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе, балалар иҗат үзәге һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналы хезмәткәрләреннән торган жюрига шактый катлаулы эш йөкләнде: чыгышлар берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле иде.
Һәркайсы гаилә концерты белән гастрольләргә чыгарлык! Һәр гаиләгә дипломнар белән бергә Саба муниципаль район хакимияте башлыгы Рәис Нургали Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылды. Гран-при иясе дип безнең мәктәп данын яклап катнашкан Альбина һәм Айдар Хантимеровлар гаиләсе табылды. Аларга Казанда узачак финал турында чакыру тапшырылды. Гаилә республиканың “Күркәм гаилә – 2015” исеменә көч сынашачак. Аларга мәктәп дирекциясе исеменнән зур рәхмәт беледерәбез һәм алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышларага ирешүләрен теләп калабыз!
К списку новостей