Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме
02.09.2017
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Ни дисәң дә, мәктәп еллары – кеше гомеренең иң куанычлы, иң мавыктыргыч чоры.Быел мәктәбебез беренче сыйныфка 9 укучыны кабул итте.Әлеге уку елы һәммәбезгә яңа уңышлар насыйп итсен иде!
-
30 АВГУСТА 2017 ГОДА IV ОБЩЕРОССИЙСКОЕ РОДИТЕЛЬСКОЕ СОБРАНИЕ
14.08.2017
30 августа 2017 года в преддверии начала нового учебного года состоится ставшее традиционным IV Общероссийское родительское собрание с участием Министра образования и науки Российской Федерации О.Ю. Васильевой. Мероприятие пройдет на площадке общеобразовательной организации г. Москвы в формате видеоконференции с прямыми включениями из регионов России, во время которых Министр ответит на социально значимые вопросы в области образования.
Для Минобрнауки России Общероссийское родительское собрание – это возможность получить обратную связь, услышать мнение родителей, узнать о наиболее волнующих их вопросах, оценить эффективность реализуемых проектов и программ.
Задать свой вопрос Министру можно уже сейчас! На сайте Минобрнауки России
для этого открыт специальный раздел «Общероссийское родительское собрание» -http://минобрнауки.рф/. Вопросы, заданные через сайт также найдут свое отражение в ответах Министра.
Главным партнером в организации и проведении мероприятия традиционно выступает Национальная родительская ассоциация социальной поддержки семьи и защиты семейных ценностей (HPА).
-
Лагерьда 21 нче көн!
22.06.2017
Лагерьның соңгы көне якынлашты.Бүген 22 июнь көненә багышланган чаралар узды.Лагерь ябылышы укучылар әзерләгән концерт номерлары белән тәмамланды.Укучыларга хәвеф-хәтәрсез, күңелле яллар телибез.Лагерьда эшләүче барлык вожатыйларга, пешекчеләребезгә, техник хезмәткәрләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.Алга таба да бердәм булып эшләргә язсын!!
-
Лагерьда 20 нче көн!
21.06.2017
"Шатлык" лагереның 20 нче көне сизелмичә дә үтеп китте.Иртәнге аштан соң Әрәкә чишмәсенә кузгалдык.Чишмәнең тирә-ягын чистарттык.Наркоманиягә каршы плакатлар конкурсы үткәрелде.Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, саф һавада уеннар оештырылды.
-
Лагерьда 19 нчы көн!
20.06.2017
"Шатлык" лагеренда экология атнасы дәвам итә.Бүген "Безнең сулыкларыбыз" темасына проект эшләре башкарылды."Көчсез звено" уены табигать фәне турындагы сорауларны үз эченә алган иде.Укучыларыбыз әлеге уенда бик теләп катнаштылар, сорауларга бик тиз җаваплар таптылар.
-
Лагерьда 18 нче көн!
19.06.2017
Көнебез иртәнге гимнастикадан башланды.Авыл китапханәсенә , авыл буенча экскурсия оештырылды.Көндезге аштан соң шахмат, шашка ярышы үткәрелде, нәтиҗәләр чыгарылды.
-
Лагерьда 17 нче көн!
18.06.2017
Кояшлы көн укучыларыбызга күтәренке кәеф бүләк итте, чөнки безнең көнебез экскурсиядән башланды.Туган ягыбыз табигатенә иде сәяхәтебез.Табигатькә сокланып, матурлыгы белән хозурланып кайтты балалар.Көндезге аштан соң, волейбол ярышы үткәрелде.
-
Лагерьда 15 нче көн!
17.06.2017
"Шатлык" лагере укучылары башкалабыз Казанга сәяхәт иттеләр.Сәяхәтебез укучыларның күңелләренә бик хуш килде.Рәхәтләнеп ял итеп, истәлекле урыннарны күреп кайттылар.
-
Лагерьда 16 нчы көн!
17.06.2017
Укучыларыбыз лагерьга бик яратып йөриләр.16 нчы көнебез дә сизелмичә үтеп китте.Бу атна "Экология" исеме астында уза.Укучыларыбыз Изгеләр чишмәсендә булдылар, аның тирә-ягын чистарттылар.
-
Лагерьда 14 нче көн!
15.06.2017
Укучыларыбыз өчен тагын бер көн артта калды. Иртәнге аштан соң укучыларыбыз Мишә буена сәяхәт иттеләр. Рәхәтләнеп ял иттеләр,уеннар уйнадылар,балык тоттылар.Көннең икенче яртысында хезмәт лагерена йөрүче укучылар бәйрәм концерты оештырдылар.Бик матур, эчтәлекле һәм тәрбияви чара булды.