Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Укытучылар һәм укучылар арасында волейбол ярышы 07.04.2011

7 апрель-Сәламәтлек көнендә укытучы хатын-кызлар һәм югары сыйныфта белем алучы кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Ярыш укытучылар файдасына төгәлләнде. Котлыйбыз!
-
Баскет-шоу 07.04.2011

7 апрель - Сәламәтлек көнендә 4-5 һәм 6 нчы сыйныфлар арасында "Баскет-шоу" ярышы үткәрелде (Шакиров Ш.Х.). Ике команданың да җиңүгә омтылышы бик көчле булды. Шулай да берничә очко аермасы белән 6 нчы сыйныф командасы җиңү яулады. Аларга 28 нче апрельдә узачак район ярышларында уңышлар телибез!
-
Сәламәтлек темасына рәсемнәр, плакатлар конкурсы 07.04.2011

7 апрель - Сәламәтлек көнендә 1 нче сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы һәм 5-11 нче сыйныф укучылары арасында плакатлар конкурсы үткәрелде. Рәсем конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Зәлинә, плакатлар конкурсында 8, 11 нче сыйныф укучылары 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!
-
Китап дигән серле дөнья 06.04.2011

6 нчы апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары " Китап дигән серле дөнья" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Алар китаплар турында бик күп кызыклы һәм бик кирәкле мәгълүматлар җиткерделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Сыйныф җитәкчеләре Галимова Гөлчәчәк Хөснулловна тарафыннан әзерләнгән викторина сорауларына укучылар төгәл һәм тапкыр җавап бирделәр. Бәйрәм бик эчтәлекле булды. Бәйрәм азагында китапханәче Шакирова Г.Х. иң күп китап укучыларны билгеләп үтте, аларга грамоталар тапшырды.
-
«Сандугач керде күңелгә» Бөтентатар җыр фестивале 05.04.2011

2-4 апрель көннәрендә Казанда «Сандугач керде күңелгә» Бөтентатар җыр фестивале булды. Әлеге фестивальгә республикабызның төрле районнарыннан 90нан артык конкурсант җыелган иде. Шулар арасында безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Фатыйхов Фаннур катнашты. Конкурста катнашучыларга татар халык, 60-70-80 ел, 2 эстрада җыры башкару шарт иде. Әлеге сынауларны үтеп Фәннүр җиңүгә иреште һәм Махсус бүләк номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.
-
V нче фәнни-практик конференция
31.03.2011
30 марта Килдебәк урта мәктәбендә узган 5 нче фәнни-практик конференциядә мәктәбебездән 5 укучы катнашты, алар төрле фәннәр буенча үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Конференциядән укучыларыбыз уңышларга ирешеп кайтты: Фатыйхов Фәннүр татар теле һәм әдәбияты буенча 2 урын (укытучы- Нуруллина З.Ф.), Нуриева Зәрия татар теле һәм әдәбияты буенча 2 урын ( укытучы- Миннеханова М.Ф.), Фазылова Зәринә тарих буенча 2 урын (укытучы- Фазылова Г.Җ.), Мусина Алисә химия буенча сертификат (укытучы- Хабибуллина Э. Ә.). Аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Рукотворный мир" конкурсы
29.03.2011
29 нчы мартта Түбән Кама шәһәрендә булып узган " Рукотворный мир" конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Нуриева Зәриянең эше II урынга лаек булды. Аның җитәкчесе технология укытучысы Фальванова Айгөл Фидаилевна
-
Кубок безнеке!
28.03.2011
28 март көнне Саба спорткомплексында укытучылар арасында волейбол ярышлары булып үтте. Ярышта 8 команда катнашты. Уеннарның нәтиҗәсе безнең өчен куанычлы булды. Кубок бездә! Икенче урында - Мичән, өченче урында Кадет интернат -мәктәбе. Безнең команда составында Биктимиров А.Г., Хаҗиев А.Х., Михайлова Н.Ә., Гарифуллина М.М., Фазылова Г.Җ., Галимова Г.Х., Фазылов Р.М., Шакиров Ш.Х. лар уйнады. Молодцы!
-
Безнекеләр - беренче! 24.03.2011

24 март көнне Шыңар урта мәктәбендә укытучылар арасында волейбол буенча зона ярышлары булып үтте. Ярышта Симет, Шыңар, Мичән, Тимершык урта һәм Кызыл Мишә төп мәктәпләре командалары катнашты. Киеренке төстә барган ярышларда безнең мәктәп командасы җиңү яулады. Икенче урында - Мичән, өченче урында Симет урта мәктәпләре командалары. Безнең команда составында Биктимиров А.Г., Хаҗиев А.Х., Михайлова Н.Ә., Гарифуллина М.М., Фазылова Г.Җ., Галимова Г.Х., Фазылов Р.М., Шакиров Ш.Х. лар уйнады. Команданың 28 март көнне булачак район ярышларында җиңү яулавын телибез! Уңышлар сезгә!
-
Укучылар арасында волейбол ярышы 23.03.2011

23 март көнне безнең мәктәп базасында укучылар арасында волейбол буенча зона ярышы булып үтте. Егетләр арасында беренчелекне Симет урта мәктәбе, икенче урынны Тимершык урта мәктәбе, өченче урынны Мичән урта мәктәбе командалары яулады. Кызлар арасында Мичән командасы - беренче, Симет командасы - икенче, Тимершык командасы - өченче урыннарны яулады. Молодцы!



















