Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
| Телефон: | 88436222801 |
| E-Mail: | Timershik.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
| Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 33 воспитанника |
| У нас учат: | 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
«Юлларыбыз имин булсын!» 26.06.2021

-
Хәтер һәм кайгы көне. 23.06.2021

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Бүген, Ватаныбыз азатлыгы өчен газиз гомерләрен биргән, сугышта исән - имин кайтып та инде бакыйлыкка күчкән ветераннарыбыз, әби - бабаларыбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз истәлегенә шәмнәр яндырып, һәйкәлгә чәчәкләр салып, искә алу чарасы уздырылды.
-
Туган көнең котлы булсын! 21.06.2021

Ишеттегезме әле?
Белдегезме әле?
Балалар бакчасында
Дусларның туган көне.
Котлы булсын туган көннәрегез,
Көлеп торсын һәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юллларыгыз,
Сез бит безнең матур гөлләребез.
-
Тапкырларга табышмак. 19.06.2021

Бакчабызда татар халык иҗатына багышланган "Кем күбрәк табышмак белә?" бәйгесе булып үтте. Балалар табышмакларга җавап эзләргә һәм үзләре дә табышмак әйтергә бик яраталар.Бу аларның сөйләм телен үзләштерергә, фикерләү сәләтен үстерүгә зур йогынты ясый. Балалар табышмакны әйтүче дә, җавабын табучы да буларак, үзләрен зирәк, тапкыр итеп күрсәттеләр. Табышмакларның җавапларын рәсемнәр ярдәмендә дә әйттеләр. Бәйге мавыктыргыч кызыклы һәм күңелле үтте.
-
"Күңелле стартлар!" 11.06.2021

Күңелле стартлар – балаларны урамдагы хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Шул уңайдан, бакчабызда балалар арасында "Күңелле стартлар" дип аталган бәйге булып узды. Чараның максаты: җитезлекне арттыру, бердәмлек рухын үстерү иде. Балалар ике командага бүленеп, барлык конкурсларда зур кызыксыну белән катнаштылар.
-
Асфальтта рәсем ясау. "Мин бәхетле бала!" 05.06.2021

Асфальтта рәсем ясау - күңелле шөгыль, саф һавада йөрү, иҗат итү, баланың әйләнә - тирә дөньяны танып белүе. Дәртле музыка астында балалар төсле акбурлар белән асфальтта рәсемнәр ясадылар. Алар кояш, чәчәкләр, күбәләкләр, салават күпере, әйләнә-тирә табигатьне ясадылар. Бәйрәм бик күңелле узды, барысы да канәгать калдылар.
-
Сабын куыклары көне. 05.06.2021

Җәйге чорда балаларның ялын күңеллерәк уздыру максатыннан саф һавада төрле чаралар оештырыла. 5 июньдә «Сабын куыклары бәйрәме» оештырылды. Балалар сыбын куыклары очырып уйнадылар һәм аларның матурлыгына һәм үзенчәлеклегенә сокландылыр. Сабыйлар бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Чөнки бу алар өчен кечкенә генә тылсым.
-
Юлларда сак бул! 02.06.2021

Юлларда балалар катнашындагы фаҗигаләрне киметү максатыннан "Внмание дети акциясе!" кысаларында нәниләр өчен юлда һәм велосипедта йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Бик күп кагыйдәләрне үз эченә алган эстафета балаларның күңеленә хуш килде.
-
Саба Балаһөнәр проектының йомгаклау чарасы. 02.06.2021

-
Балалар безнен киләчәк. имин йөрегез юлларда. 01.06.2021









